Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле игенчеләре басуга әзерләнә

    Шушы көннәрдә "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Городище филиалында машина- трактор -паркын язгы кыр эшләренә әзерләү буенча район семинары үткәрелде. -Сыйфатлы төзекләндерелмәгән техника белән производство процессын ипле тәэмин итеп булмый,- дип ассызыклады семинар башланыр алдыннан район башлыгы Александр Шадриков. Авыл хуҗалыгына караган предприятиеләр, агрофирма филиаллары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында узган чара,...

    Шушы көннәрдә "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Городище филиалында машина- трактор -паркын язгы кыр эшләренә әзерләү буенча район семинары үткәрелде.
    -Сыйфатлы төзекләндерелмәгән техника белән производство процессын ипле тәэмин итеп булмый,- дип ассызыклады семинар башланыр алдыннан район башлыгы Александр Шадриков. Авыл хуҗалыгына караган предприятиеләр, агрофирма филиаллары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында узган чара, 2016 елгы язгы кыр эшләрен кыска срокларда югары сыйфат белән башкарып чыгуга багышланды. Семинарның әлеге филиалда оештырылуы да тикмәгә түгел. Чөнки елның - елында Городище механизаторлары кыр эшләренә яхшы төзекләндерелгән техника белән чыгалар, барлык агротехник чараларны үзвакытында үткәреп мул уңыш үстерәләр, җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерлиләр. Биредә элек- электән алтын куллы механизаторлар, слесарьлар эшләде. Әлеге традиция киләчәктә дә дәвам итсен иде. Гомумән, алганда да әлеге агрофирманың машина- трактор паркы заманча яңа техника белән тулылана. Семинарда катнашучылар бүгеннән басуга чыгу өчен стар сызыгына куелган тырмалар, культиваторлар, чәчкечләр, минераль ашлама кертү техникасын күрделәр. Агро идарәнең производство- маркетинг бүлеге начальнигы Җәмил Шәрипов тагылма инвентарьларны көйләү һәм югары җитештерүчән файдалану өчен үзенең файдалы киңәшләрен бирде.

    "Гостехнадзор" ның баш инспекторы Илдар Шәйхаттаровның да әйтәсе сүзләре күп. Тракторларга һәм тагылма прицепларга елдагыча техник карау үткәргәндә таләп ителгән кагыйдәләрне янә искәртте баш инспектор. Чөнки төзек булмаган техниканы файдалану кеше гомере өчен дә аяныч тәмамланырга мөмкин. "Иң мөһиме хезмәткәрләр өчен имин эш шартлары булдырырга кирәк, һәр эшче медицина тикшерелүе һәм инструктаж узарга тиеш",- диде Илдар Иршатович. "Бернинди казанышларны да кеше гомере белән тиңләп булмый, һәр эш участогында да техника иминлеге кагыйдәләре төгәл үтәлсен",- дип таләп куйды Александр Валерьевич һәм техника янында эшләгәндә бик сак булырга чакырды. Семинар барышында хезмәткә түләү мәсьәләләре дә каралды. Моның өчен һәр хуҗалыкта эшне югары сыйфат белән норманы арттырып үтәүчеләргә премияләр бирү шартлары булдыру турында әйтелде.

    Әлбәттә инде, хезмәт дисциплинасын һәм сыйфат бозучыларга карата да тиешле чаралар күреләчәк. Димәк, хезмәтеңнең нәтиҗәсе булсын өчен һәр участокта намус белән тырышып эшләргә туры киләчәк. Аннан соң семинар филиалның ындыр табагында дәвам итте, белгечләр быел чәчелергә тиешле орлыкларның сакланышын һәм сыйфатын карадылар. "Росселхозцентр" ның район филиалы начальнигы Исламетдин Низамов хуҗалыкларның орлыклар белән тәэмин ителеше, аларның сыйфаты һәм биопрепаратлар турында сөйләде. Район мәдәният йортында семинар эшенә йомгак ясалды. Залда утыручылар алдында җаваплылыгы чикләнгән НПИ "Биопрепараты" җәмгыяте начальнигы Римма Ибатуллина, Татарстан Республикасы буенча "Россельхозцентр" филиалы җитәкчесе Рафис Хәбибуллин һәм Казандагы май ясау заводы акционерлык җәмгыятенең баш агрономы Алмаз Имамиев чыгыш ясады. Район башлыгы Александр Шадриковның әйтүенә караганда, якын киләчәктә районның барлык басу туфракларына да анализ ясалачак. Теге яки бу культурадан югары уңыш алу өчен әлеге агротехник эш бик мөһим.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: