Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле игенчеләре язга әзерләнә

    Механизатор ел әйләнә киеренке хезмәттә. Аның тырышлыгы барәбәренә ашлык үстерелә, терлек азыгы әзерләнә, ил табынының муллыгы да, сәясәттә тоткан урыны да аның тынгысыз фидакарь эшенә бәйле.

    Ниһаять кыр эшләре тәмам. Агро идарә начальнигы урынбасары, җитештерү- маркетинг бүлеге начальнигы Җәмил Шәриповның әйтүенә караганда, барлык хуҗалыкларда да техника кышкы саклауга куелган. Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы белгечләре дә Чүпрәле механизаторларының һәм инженер- техник хезмәткәрләренең эшенә югары бәя биргән. Тикшерүләрдән соң безнең район игенчеләре республика рейтингында беренче унлыкка кергән.

    - 1 октябрьдән киләсе ел кыр эшләрендә катнашырга тиешле машина- тракторларны һәм тагылма инвентарьларны ремонтлауга керештек. Бу бик җаваплы эш. Чөнки төзек булмаган техника белән югары уңышка өмет итәргә мөмкин дә түгел. Соңгы еллардагы һава шартлары язгы кыр эшләрен иң оптималь срокларда башкарып чыгуны таләп итә. Бу хакта министрлыкның махсус боерыгы да бар. Безнең районда киләсе ел кыр эшләренә техника әзерләүне контрольдә тоту буенча штаб оештырылды. Машина- тракторлар паркының искерә баруын исәпкә алып, нинди төр техниканы кайсы срокка төзекләндереп сафка бастыру буенча график төзелде. Әйтик, туфрак эшкәртү, чәчү агрегатлары һәм тракторлар 2016 елның 1 апреленә кадәр әзерлек сызыгында булырга тиеш. Терлек азыгы әзерләү машиналары- 10 майга, бөртекле ашлык урып- җыю техникасы, ашлык чистарту һәм киптерү комплекслары- 1 июльгә, чөгендер һәм бәрәңге алу машиналарын 1 августка кадәр төзекләндереп бетерергә планлаштырдык. Алда зур эшләр тора. Төрле маркадагы 311 тракторның 183-ен ремонтлыйсы бар. Бүгенге көнгә аларның 54-е төзекләндерелде. Тырмаларны һәм культиваторларны алдагы якын көннәрдә әзерле сызыгына куячакбыз. Чәчкечләрнең 70 проценттан артыгы төзекләндерелеп бетте. Ә менә БДТ- 3 һәм БДТ- 7 маркалы дискалы тырмалар ремонтлау темпын арттырырга кирәк,- ди Җәмил Кәбирович. Машина- трактор паркларын сәламәтләндерү өчен 50 миллион сумнан артык акча таләп ителә. 12 миллион сумга якын запас частьләр алынган. Бүген урыннарда авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерү һәм көйләү буенча 34 пункт эшли, аларда 72 слесарь хезмәт куя. "Цильна" җәмгыяте, "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасы һәм "А. Низамов" күмәк фермер хуҗалыгы игенчеләренең төзекләндерү звенолары башкарган эш югары билгегә лаек. Ә менә "Шәйморза" һәм П. В. Дементьев исемендәге хуҗалыкларда эш темпын арттыру сорала. Хәзер авыл хуҗалыгында чит илдән кайтарылган техника да күп кулланыла башлады. Вакыты җиткәч аларга да ремонт кирәклеген онытырга ярамый. Бу хакта Җәмил Шәриповның да үз тәкъдиме: "Урыннардагы инженерлар деффектовщиклар белән бергәләшеп кирәк запчастьләрне ачыкларга һәм поставщикларга заявка бирергә тиешләр. Моны үзвакытында эшләргә кирәк, югыйсә запчастьләрнең соңгарып кайтуы ихтимал",- ди ул.

    Фото архивтан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: