Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле егетләре илне сакларга китте

    12 майдан Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Чүпрәле районы буенча бүлегендә язгы чакырылыш башланды.

    Бүлек начальнигы, майор Вил Нуруллинның әйтүенә караганда, быелның язгы чакырылышында Чүпрәленең 60 тан артык егете Россия Кораллы Көчләре сафын тулыландырачак.

    -Аларның күпчелеген, нигездә, Үзәк һәм Көнбатыш хәрби округлардагы частьләр көтә. Армия хезмәтен узу яшенә җиткән уллары булган әти- әниләргә борчылырга урын юк - 12 ай шул арада үтеп тә китә, хәзер хезмәт итү шартлары да бермә-бер яхшы якка үзгәрде. Армиядә төп игътибар - хәрби хәзерлеккә бирелә. Солдатлар көндезге аштан соң йоклап алалар, ашханәдә кизү тору да юк, җыештыру эшләрен дә башкармыйлар. Киткәндә үк кәрәзле телефоннардан тыш, кирәк- яраклар салынган сумкалар, банк карталары белән дә тәэмин ителәләр, - ди Вил Ринатович.

    Һәр чакырылыштагы кебек үк, монысында да һава десанты, коры җир гаскәрләре, хәрби-диңгез флотында хезмәт итүне сайлаучылар аеруча күп. Иске Чүпрәле авылы егете Богдан Әхмәтханов, мәсәлән, малай чактан ук десантчы булырга хыялланган. Аэроклубка язылып парашют белән дә сикереп караган. Армиягә китү вакыты якынлашкач республика хәрби комиссары, генерал- майор Сергей Погодин белән элемтәгә кереп үзен десант гаскәрләренә җибәрүне сорый. Бүген аны "ВДВ" га озаттылар. Егетләрне армиягә озата килүчеләр үзләренең хис-тойгыларын яшермиләр. Татар Бизнәсеннән Илхамия белән Ирек Фәхретдиновлар уллары Илназны озатырга килгән. Илназ Буа техникумында юристлыкка укыган икән. "Сиксәненче еллар азагында үзем дә ике ел хезмәт иттем. Ерак Көнчыгышта ил чикләрен сакладым. Чик сакчысы булуым белән горурланам. Гомумән, армиядә булмаган егетләрнең дәрәҗәсе дә юк бит. Улыбыз юрист, аңа хәрби хезмәтне үтү бик мөһим, ил алдындагы изге бурычларын исән- сау үтәп кайтсыннар, бездән теләк шул",- ди булачак солдатның әтисе. Кичә, беренче төркемдә солдатка алынучы ун егетнең күбесендә транспорт йөртү таныклыгы бар. Хезмәт итү срогы күп булмаса да, якын кешең белән аерылышу һәрвакытта да авыр шул. Халык арасыннан булачак солдатларны танып алу берни түгел иде. Элеккеге гореф-гадәт буенча, аларның җилкәләренә чигелгән сөлгеләр салынган. Ә берсенең җилкәсендә хәтта бишәү! -Сөйгән кызыңның бүләгеме әллә?-дип кызыксынабыз, чуваш милли бизәкләренә сокланып.

    -Барысыннан да бар инде, дус кызларым да, туган- тумачаларым да бик күп бит минем, -ди Чуваш Чүпрәлесе авылы егете Артем Кудрявцев горурлык белән. -Алар мине көтеп торачаклар. Артем акыллы, тәртипле егеткә ошаган. Чабаксар шәһәрендә юл төзүчеләр техникумын яхшы билгеләргә генә тәмамлаган, машина йөртергә дә укыган. Чакыру пунктында күз яшьләрен яулык чите белән сөртеп торучы Антонина Ильина белән дә күрешеп сөйләштек. "Артем минем бертуган энемнең улы. Армиягә бик барасы килә. Кече яшьтән спорт белән шөгыльләнде, үзен хәрби хезмәткә әзерләде",- ди Антонина ханым.

    Беренче чакырылышта армиягә китүче егетләргә майор Виль Нуруллин үзенең хәер-фатыйхасын бирде. Бүген- иртәгә солдат киемен кияргә тиешле якташларыбызга ул районыбыз йөзенә кызыллык китермәүләрен, үрнәк хезмәт итүләрен теләде. Иртәнге нәкъ алтынчы яртыда егетләр утырган автобус Казанга- республика хәрби комиссариатына юл алды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: