Чүпрәле егетләре армиягә китә
Россия Кораллы кораллы көчләре сафларына көзге чакырылыш башланды. Ул 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шушы чорда кичектерүләре булмаган һәм хезмәттән азат ителмәгән 1989-1998 елгы 147 мең россияле, шул исәптән, 30 Чүпрәле егетен Ватанны сакларга алып китәчәкләр.
Хәрби хезмәткә чакырылучылар арасында Һава-десант көчләре, махсус төркемдәге гаскәрләр иң популяр юнәлешләр булып кала. Шулай ук Хәрби диңгез флотының диңгез пехотасын да яратып сайлый егетләр,- дип ассызыклаган иде Татарстан Республикасының хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин. Аның сүзләренә караганда, Татарстан буенча хәрби частьләргә дүрт меңгә якын кеше җибәреләчәк икән. Ватан сакчылары Коры җир гаскәрләре, Хәрби диңгез флоты, Һава-космик көчләре, махсус юнәлештәге Ракета, Милли гвардия, Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итәчәк.Элекке еллардагы кебек, хезмәт итәргә җибәрелүчеләрнең барысы бүләккә кәрәзле телефон алачак. Моның өчен "Ватан сакчысы" дигән махсус тариф планы да эшләнгән, аның нигезендә республика Хөкүмәте 30 минут сөйләшүгә һәм үзең җибәрә торган 10 SMS-хәбәргә айга бер тапкыр акча түли. Кәрәзле телефоннарга өстәп, солдатка алынучылар "армиягә чакырылучы комплекты" - беренче чиратта кирәкле әйберләр салына торган сумка алачак. Елдагыча, татарстанлылар Президент һәм Преображение полкына да хезмәт итәргә баручылар бар. Әлбәттә, бу гаскәрләргә бары тик иң- иңнәр генә эләгә. Шуңа да анда баручыларны «иләк аша» үткәрәләр. Быелгы чакырылышта, мәсәлән, Президент полкына Казан, Яр Чаллы шәһәрләре һәм Тукай районыннан яшь егетләр сайлап алынган. Ә Преображение полкына 20 егет китәчәк. Кичә беренче төркемдә ун чүпрәлеле ил иминлеген сакларга китте. -Аларның күпчелеген, нигездә, Үзәк һәм Көнбатыш хәрби округлардагы частьләр көтә. Армия хезмәтен узу яшенә җиткән уллары булган әти- әниләргә борчылыр урын юк - 12 ай шул арада үтеп китә, хәзер хезмәт итү шартлары да бермә-бер яхшы якка үзгәрде. Армиядә төп игътибар - хәрби әзерлеккә бирелә. Солдатлар көндезге аштан соң йоклап алалар, ашханә кизү тору да юк, җыештыру эшләрен дә башкармыйлар,- ди республика хәрби комиссариатының Чүпрәле районы буенча бүлек начальнигы Виль Нуруллин. -Улыбыз Салават Ульяновск дәүләт университетының медицина факультетында дүрт курс тәмамлады. Армиягә үзе теләп бара, Ходайга шөкер, начар гадәтләре юк. Яшьтән үк спорт белән шөгыльләнде. Аның теләгенә без дә каршы килмәдек, әтисе дә чик сакчысы иде, аның бөтен энеләре дә армиядә булып кайттылар. Дөньялар тыныч түгел, шуңа борчылам. Исән- имин йөреп кайтсыннар",- ди Иске Чүпрәледән улын озатырга килгән Энҗе ханым Хәйруллина. Булачак солдатлар Азамат Багдиев (Иске Чүпрәле), Илдар Волгин (Кече Чынлы), Михаил Ефрейторов (Матак), Николай Ильбеев (Шигали), Николай Карсаков (Яңа Элмәле), Евгений Калмыков (Яңа Шигали), Руслан Кислов (Чекас Илмәт), Данил Мусаткин (Чуваш Чүпрәлесе), Валерий Тимошкин (Алешкин Саплык) район йөзенә кызыллык китермәүләренә ышанч белдерделәр. Рәсемдә: берничә минуттан егетләр утырган автобус казанга юл алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев