Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле эчке эшләр бүлеге камерасында утыручы зар белдермәде

    Шушы көннәрдә РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге каршында оештырылган иҗтимагый советның чираттагы утырышы үткәрелде. Анда агымдагы елның узган чорында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды һәм алга бурычлар билгеләнде.

    Исегезгә төшерәбез, районда әлеге совет моннан берничә ел элек оешкан иде. Россия күләмендә РФ Президенты тарафыннан имзаланган Указ нигезендә барлыкка килгән бердән- бер иҗтимагый совет ул. Эчке эшләр бүлеге каршында эшләп килүче әлеге оешма әгъзаларына шактый күп хокуклар бирелгән. Алар эчке эшләр биналарына махсус рөхсәттән башка, җинаять кылуда шикләнелгән һәм гаепләнгән кешеләр тотыла торган урыннарга Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан куелган тәртиптә керә ала. Гражданнарның хокуклары, ирекле һәм законлы мәнфәгатьләре район буенча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан бозылу турындагы мөрәҗәгатьләре, шулай ук аларны карауның нәтиҗәләре белән танышырга мөмкиннәр. Утырышта эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Фәрит Камусин катнашты һәм совет әгъзаларына таныклыклар тапшырды. Аннан соң алар кулга алынучылар тотыла торган камераларны карадылар, көнкүреш шартлары, ашау- эчү һәм полиция хезмәткәрләренең мөнәсәбәтләре белән таныштылар. Тикшерү вакытында камерада бер граждан бар иде. Ул Чувашия Республикасының Шомыршы районыннан. Исерек килеш машина идарә иткән өчен правадан колак кагуына да карамастан, янә исерек хәлдә машина руле артына утырган. Хәзер аны суд ун тәүлеккә ирегеннән мәхрүм иткән. Гаепләнүченең сүзләренә караганда ашау- эчү начар түгел, полиция хезмәткәрләренә үпкә сүзләре юк.

    -Монда эләгүчеләрнең көнкүреш шартларына килгәндә "кагыйдә" бозу очраклары юк, өч мәртәбә кайнар азык, һавага чыгып керү билгеләнгән, постель бирелгән, - ди Фәрит Камусин. Эчке эшләр бүлегендәге вакытлыча тоткарлап тору камералары законда каралган стандартка туры килә. -Соңгы елларда мондагы шартлар шактый яхшырды,- ди иҗтимагый совет әгъзасы, эчке эшләр бүлегендә 31 ел хезмәт куйган элеккеге офицер Александр Шишкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: