Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәленең шикәр чөгендере плантацияләрендә тәүлек буе эш тынмый

    Шикәр чөгендере басуында эшнең кызган чагы. Крестьян фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Ильмир Мәхмутов белән плантация түрендә очраштык. Тәүлек буе туктаусыз хезмәт куюга да карамастан, механизаторларның да, шоферларның да кәефләре күтәренке.

    -Һаваның кояшлы һәм коры торуы эш темпын киметмәскә мөмкинлек бирә. Уңай шартлардан тулырак файдаланып каласы иде. Моны хезмәткәрләребез дә аңлый, шуңа күрә барлык техниканы тәүлек буе эшләтәбез,- ди Ильмир Мәхмутов. Аның сүзләренә караганда, кырчылык өчен җәй айлары явым- төшемсез күзәтелсә дә, татлы тамырлар яхшы үскән. Уртача уңыш һәр гектардан 420 центнер чамасы чыга. Чөгендер алу комбайнын идарә итүче аталы- уллы Рафис һәм Ранис Җәмалетдиновлар, Газим һәм Газинур Мөхәммәтҗановлар тәүлек саен 15- 18 гектарда эш башкаралар.

    -Көн саен прицеплы "КамАЗ" автомашиналары белән Буа шикәр заводына икешәр рейс ясыйбыз. Тегендә чират бик зур, кунып та кайтырга туры килә,- ди шофер Радик Усманов. Әйе, вакыты бит шундый, санашып тору егетләр эше түгел инде ул.

    Әлеге хуҗалык шикәр чөгендере үстерүдән яхшы табыш та ала.Шуңа күрә елдан- ел аның мәйданнарын да арттыра баралар. Үткән ел әлеге культура 180 гектарны биләсә, быел аны 240 гектарга җиткергәннәр. Шикәр чөгендерен элек елларда да кыйммәтле культура дип атыйлар иде. Белгечләр әйтүенчә, аның уңышы һәр гектардан уртача 200 центнердан артык булса гына табышлы санала икән ул. Биредә былтыр да югары уңыш алганнар. Димәк, агротехник чараларны, алдынгы технологияне дөрес куллану үзенең нәтиҗәсен дә бирә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: