Чүпрәле басуларында язгы кыр эшләре киң колач алды
Басуларда язгы кыр эшләре киң колач алды. Быел район игенчеләре 44072 гектар мәйданда чәчү үткәрергә тиеш. Аның 29128 гектарын бөртекле һәм бөртекле - кузаклы культуралар били. Бүгенге көнгә барлык мәйданның 9 процентында эш башкарылды. 3401 гектар мәйданда (12 %) бөртеклеләр чәчелде.
Хәзерге вакытта хуҗалыкларда сабан бодае, арпа, борчак, солы, шикәр чөгендере, катнаш азык һәм берьеллык үләннәр чәчелә. Районда беренчеләрдән булып "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының "Городище" һәм "Татар Бизнәсе" филиалларында силос һәм бөртек өчен кукуруз чәчүгә керештеләр. Берүк вакытта үткән көздә сөреп калдырылган басуларда һәм пар җирләрендә дым каплату да дәвам итә. Уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм ашлама белән туендыру эшләре төгәлләнде. Җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыяте, "Ак Барс Чүпрәле", "П.В. Дементьев исемендәге" агрофирма һәм "Мәхмутов" крестьян - фермер хуҗалыгы механизаторларының фидакарь тырышлыгы аеруча мактауга лаек.
Татар Бизнәсе филиалының кукуруз кырында
"Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасында әлеге филиал иң эреләрдән санала. Чәчү структурасы буенча бөртекле культуралар 1211 гектар мәйданны били. Филиал директоры Дамир Сафин безне кукуруз чәчү агрегатлары янында каршы алды. Аның сүзләренчә, 500 гектардагы уҗым культуралары һәм 483 гектар мәйдандагы күпьеллык үләннәр беренче мөмкинлекләр булу белән үк тырмалап ашлама кертелгән. Әлеге культураларның торышы да яхшы. Арпаны да 300 гектарга чәчеп куйганнар. Хәзерге вакытта бөтен көчне диярлек кукуруз орлыкларын күмдерүгә юнәлдергәннәр. - Туфракта дым барында барлык агротехник чараларны да эшләп өлгертәсе иде. Язның бер көне елны туйдыра дип тикмәгә әйтмиләр. Моны механизаторларыбыз да яхшы аңлый. Шуңа күрә иртә культуралар чәчүне Җиңү бәйрәме көненә төгәлләргә уйлыйбыз,- ди филиал директоры. Кукуруз басуы 460 гектарны били. Аның 260 гектары бөртеккә һәм калган өлеше силос өчен чәчелә икән. Наил Җәлалов һәм Илһам Зәйнетдинов кебек уңган механизаторларның күмәк тырышлыгы белән кыска гына вакыт арасында 100 гектарга якын мәйданда чәчү үткәрелгән. 220 гектарда чәчелергә тиешле сабан бодаеның да 100 гектардан артыгында орлыклар җир куенына күмдерелгән. Гомумән, әлеге филиалда язгы кыр эшләренең 35 процентка якыны төгәлләнде. - Һава торышы мәшәкатьләр тудырмаса бездән тоткарлык булмас,- диләр бер тавыштан механизаторлар. Рәсемдә: агро идарә агрономы Фәнил Хәлимов та эшкә югары билге "куйды". Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев