Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле авыл җирлекләрендә җыеннар башланды

    Район авыл җирлекләрендә традицион халык җыеннары башланды. Гадәттә, аның кысаларында ел дәвамында җирлектә башкарылган эшләрне анализлыйлар, мөһим проблемалар күтәрелә һәм алдагы чорга бурыч-максатлар билгелиләр. Агымдагы ел башында шундый җыеннарның берсе узса, әлегесе ярты еллык нәтиҗәләр буенча үткәрелде. Шундый чараларның беренчесе Зур Аксу һәм Городищеда узды.

    Җыен эшендә район башлыгы Александр Шадриков һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин катнашты. Авыл мәдәният йортына җыелган халык башлап җирлек башлыкларының беренче яртыеллык эш турындагы хисапларын тыңлады, алдагысына булган планнар белән танышты.

    Һәр ике җирлектә дә яшәүчеләрнең яшәү шартларыннан канәгать булулары сизелә. Ник дигәндә, соңгы ике елда үзарасалым буенча республикадан дүрт тапкыр арттырылган ярдәм нигезендә шактый эшләр башкарылган. Авыл эчендәге юллар рәтләнгән, социаль-мөһим объектлар да республика программасы нигезендә төзелеп, төзекләндерелеп тора. Шуңа да һәр ике җирлек әлеге мөмкинлектән янә файдаланып калырга уйлый.

    Авыл җирлекләрендә үзара салым кертү буенча референдумнар быел 20 ноябрьдә узачак. Аның суммасын да хәл итеп куйдылар җирлекләрдә һәм бердәм тавыш белән 500әр сум дип кабул иттеләр.

    Ә менә демографиягә килгәндә әлләни мактанырлык урын юк. Зур Аксуда 6 бала туган булса, Городищеда әлегә икәү генә, дөрес ел ахырына кадәр тагын өчәү булырга тора, диделәр.

    Гадәт буенча, чарада авыл халкы да җитәкчеләргә үзләрен борчыган сорауларны биреп, аларның җавапларын ишетте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: