Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле авыл җирлекләрендә җыеннар бара

    Авылларда җыеннар башланды. Җыеннарны Яңа Чокалы авылы ачып җибәрде. Яңа Чокалы авылы Яңа Элмәле авыл җирлеге составына керә. Авыл башлыгы Наил Шихранов. Авылның 122 йортында 357 кеше яши. Яңа Элмәледә исә 213 йортта 706 кеше яши.

    Авыл җирлекләре рейтингында Яңа Элмәле авыл җирлеге нәтиҗәле эш алып баруы бәрабәренә өченче баскычта тора. Авыл җирлегенең бюджеты 2015 елда 4,5 млн. сумга якын булган. Ә үзләре ягыннан бюджетны тулыландыру планы 111 процентка үтәлеп, 915 мең сумга җиткән. Татарстан Республикасы, район бюджетыннан әлеге җирлеккә 63 млн. сумнан артыклык капиталь салулар үткәрелгән. Финанс чыгымнары культура йортын ремонтлауга, юлларны рәтләүгә һәм башка шундый социаль чараларга тотылган. Ә менә халык саны кимүе туучыларга карата күбрәк. Моны Яңа Чокалы авылы халкы үзе дә аңлый, авыл бетеп бара, ди. Һәм моның сәбәбен авылда эш юклыктан күрә. Сөтнең бер литрын 15 сумга гына алалар, пай җирләре өчен аз түлиләр, ди.

    Яңа Элмәле халкының активлыгына элегрәк тә бер гаҗәпләнгән идем. Бу юлысы, җыенда да, алар кимен куймады. Зал тутырып очрашуга килгәннәр. Сәхнә костюмнарында чыгышлар ясыйлар, сораулары да бары бер-Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, район башлыгы Александр Шадриковка рәхмәт әйтү булды.

    Уйламагыз, һәр авылда менә шулай, рәхмәт кенә әйтсеннәр, димим. Җыеннар булган проблеманы ачыклау, халык гозерен тормышка ашыру өчен оештырыла. Әмма авыл бетә, диеп, аны бетермәс өчен үз ягыңнан берни эшләми утыру да дөрес түгелдер. Уйлап карасак, авылдагы тормыш шул терлек асрауга, иген игүгә корылган бит инде. Ә бу эшчәнлек, билгеле, җиңел түгел. Акча җиде кабык артында. Аңа ирешер өчен үзеңнең җиде кат тирең төшәргә кирәк, дигәннәр әби-бабайлар. Авыл бетә, дисәк тә, авылларда яшәп була әле. Капка төбеннән сөтеңне килеп алганда, өеңдә суы-газы, уты булып торганда, нигә яшәмәсен соң авыл?! Авыл кешесенең акыллылары үсеп җиткән улларын үз яннарында калдыру ягын карый бу заманда. 10-20 башка сыерлар абзары кора, акча эшләүнең башка ысулларын эзли. Кеше өстенә кеше өстәлеп торган, суыңны да сатып алып эчәргә кирәк булган шәһәрдә дә әллә ни баеп китәргә йөз тота алмассың хәзер. Авыл нужасыннан ераграк булсыннар дип кенә, җәлләп балаларыбызны шәһәргә юллыйбыз түгелме? Ите-сөте, каймагы, арткан акчасы һаман шул авылдан.

    Яңа Элмәледә Амосов үзенең гаилә фермасын корган иде. Әлбәттә, шәһәрдәге кебек 8 сәгать кенә эшләмидер. Әмма, зарланмый. Елдан-ел техника, терлекләренең баш санын арттыра, фермер хуҗалыгын ныгыта. Тагын да гаилә фермасы төзүчеләр бар авылда, аларның фермасына кадәр быел асфальт юл сузылган. Ферма эшчәнлегенә алынырга теләк белдерүчеләр тагы да бар ди. Яңа Элмәленең 50дән артык ир-егете вахта методы белән хезмәт куя икән. Һәм авылда соңгы елларда төзекләндерү үтмәгән йортларны күрмәссең, диярлек.

    Кемнедер мактап, кемнедер яманларга, шәхси дәрәҗәләргә тел-теш тидерергә һич җыенмыйм. Әмма карашларны бераз булса да үзгәртергә чакырасым, эшләгән кеше авылда да мул тормыш белән яши ала, диясем килә.

    Ә җыеннарда, элеккегечә үк, районның бөтен төр җитәкчеләре, служба вәкилләре катнаша. Авыл башлыгының, полиция участогы вәкиленең, агрофирма җитәкчесенең докладлары тыңлана. Яңа Элмәлегә дә, Яңа Чокалыга да район башлыгы Александр Шадриков белән берлектә Татарстан Дәүләт Советына безнең округтан депутат Ринат Гайзатуллин да килгән иде. Алар Татарстан, район күләмендәге эшләр белән таныштырдылар. Залдагы халыктан яңгыраган сорауларга җавап бирделәр. Җыеннарның яңалыгы буларак мәктәп директорларының отчеты да кертелгән. Монысы инде район күләмендә игълан ителгән Мәгариф һәм һөнәри үсеш елы кысаларында башкарыла булыр. Мәктәп һәм аның эшчәнлеге белән танышу кемгә дә зыян итмәс. Яңа Элмәленең мәктәбе дә, мәсәлән, эш нәтиҗәләре буенча беренче бишлектә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: