Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәленең "Әбдриев” крестьян-фермер хуҗалыгында хисап җыелышы узды

    Чүпрәле районы халкы элек-электән иген игеп, мал-туар асрап көн күргән. Безнең төбәк әле дә дала ягы дип йөртелә. Шушы дала-кырларда, фермаларда җитештерелгән продукция район икътисадының да нигезен тәшкил итә, халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен дә билгели. Белгечләр Чүпрәле җирләренең уңдырышлылыгы югары икәнлеген дә әйтәләр. Шуңа да карамастан, гектардан 35-40 центнер уңыш алу,...

    "Җавап эзли"не имтихан тота дисәк тә, ялгыш булмас. Һәрхәлдә, бу миңа имтиханны хәтерләтте. Чөнки җәмгыять җитәкчесе һәм белгечләр район башлыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы алдында терлекчелектә һәм игенчелек тармагындагы үткән ел нәтиҗәләре буенча хисап тота һәм 2014 елга үзалдына куелган бурычлар хакында сөйли. Монда күпертеп сөйләргә дә, ирешеп булмаслык максатлар куярга да мөмкинлек юк,-авыл хуҗалыгы белгечләре шундук саннарны анализлап бирә. Иң беренче булып мондый имтиханны "Әбдриев" крестьян-фермер хуҗалыгы узды.

    Әйтергә кирәк, хуҗалыкның бүгенгесе мактанырлык түгел. Ул республикада аутсайдерлар исемлегендә, ягъни арттагы бишлектә йөри. 2013 елда да шәйморзалылар бары тик минуска эшләгән.

    Күптән түгел генә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов:

    -2014 елда зыянга эшләүче хуҗалыкларга бюджет ярдәме соңгы тапкыр күрсәтелә. Эшли белмәүче бер җитәкче аркасында җирле халык белән тулы бер хуҗалыкны чарасызлыкта калдыру-әхлаксызлык,-диде.

    Шулай була калганда, бүген хуҗалыкта хезмәт куючы 140 кеше эшсез калырга мөмкин. Сөрелмичә, чәчелмичә, хуҗасыз яткан кырларны күрер өчен дә әлләни ерак барасы юк-Ульяновск өлкәсе, Чуашстан якларында күзәтелә бит инде бу.

    Хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Әбдриев уңышсызлыкларның сәбәбен табигать белән бәйләргә тырышты, әлбәттә. Ул:

    -5732 гектар чәүлек җирләрендә рапс, кукуруз, арпа, бодай, шикәр чөгендере һәм башка культуралар үстердек, әмма яңгырлар булмау аркасында тиешле уңыш ала алмадык, 120 гектар мәйданга чәчелгән шикәр чөгендеренең уңышы да 260 центнердан артмады,-ди.

    Гомумән, хуҗалык рәисе ни генә сөйләргә тотынмасын, һәркайда проблемалар җитәрлек булып чыкты. Иң гаҗәпләндергәне шул-хуҗалык белгечләре булган мөмкинлекләрне дә эшкә җигә белми. Әйтик, махсус җайланмалар булу өстенә, техникага ягулыкны механизатор чиләк белән ташып сала. Нәтиҗәдә, бер яктан вакыт сарыф ителсә, икенче яктан механизаторның эш башкаручанлыгы кими. Эшне соң башлаган механизатор чәчүлек орлыкларны дымсыз җиргә күмдерергә мәҗбүр була.

    Шундый ук проблемалар терлекчелек өлкәсендә дә бар. Бүген хуҗалыкта 940 баш мөгезле эре терлек исәпләнсә, шуның 360сы савым сыерлары. Үткән ел бер сыердан савып алган сөт күләме -3000 килограмм, 2012 елдагыдан да 500 килограммга ким. Сөт көтүен яңарту өчен 130 тана каплатып калдырганнар. Продукциянең сыйфаты түбән булу нәтиҗәсендә дә хуҗалык күп зыян күргән.

    Ресурсларны экономияләү өчен дә тиешле чаралар күрелми. Шактый күп электр энергисе сарыф итүче электр җиһазлары да акчаны "җилгә очыра". Хуҗалыкның үсәргә дә, алдынгы булу өчен дә мөмкинлекләре: төзекләндерү таләп ителмәгән ферма биналары, техникалары, аларга кирәк җайланмалары бар. Тик боларның берсе дә тиешенчә кулланылмый.

    Бүген исә хуҗалык алдында мөһим мәсьәләләрнең берсе булып-язгы чәчү чорына әзерлек күрү тора. Орлыгын, ашламасын барларга, техникасын төзәтеп, көйләп-җайлап куярга, ягулык-майлау материалларын хәстәрләргә һәм тавык чүпләсә дә бетмәс башка эшләрне башкарырга кирәк. Шулай булуга карамастан, әлегә техниканың 64 проценты әзер түгел. Яңгырлар аркасында үткән елда да эшкәртелми калган җирләр дә байтак. Боларның барысы да акча сорый. Барлык чыгымнарны да санап, язгы чәчүгә генә 10 миллион сум акча кирәклеген әйтәләр алар.Ә хезмәт хаклары, салымнар һәм башкасын түләр өчен акчаны кайдан аласы?

    Шәйморзалылар элекке елларны, колхоз чорын сагыналар төсле тоелды миңа. Колхозлары гөрләп торган механизатор, көтүче һәм сыер савучылары почетта йөргән, акча да, колхозга да, авыл кешесенә дә җитәрлек терлек азыгы булган вакытларны... Ул еллар кире кайтмаячак бит инде. Ә булганны саклап калу, арттыру, авылны яшәтү өчен җиң сызганып эшкә алынырга әле соң түгел. Моның өчен проблемаларны табигатьтән түгел, ә үзеңнән генә эзлисе. Крыловның "Аккош, чуртан һәм кысла" мәсәлендәге кебек төрлең төрле якка тартып, үз җаен кайгыртса, үзе өчен генә җиңел юллар эзләсә, хуҗалык дигән арбаның да алга баруы икеле. Соңында ярык тагарак алдында калуың да ихтимал.

    Район башлыгы Александр Шадриков:

    -Хуҗалыкның элек еллардан калган нигезе көчле. Техникасы, терлекчелек фермалары бар. Кулга-кул тотынып, эшне югары хезмәт хаклары түләрлек, материаль-техник базаны ныгытырлык итеп оештырырга гына кирәк. Иң мөһиме -бердәмләшеп эшләргә, яңача эшләү алымнарын табарга. Хуҗалык белгечләрдән көчле команда туплый алганда гына уңышка ирешәчәк.

    2014 елда сыерларның баш санын 500гә җиткерергә, элиталы сортлар белән эшләргә, машина-трактор паркын яңартырга дигән йөкләмәләр алды үз өстенә "Әбдриев" хуҗалыгы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: