Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә тугызынчы ФАП ачылды

    Чуваш Чүпрәлесе авылында тантаналы шартларда районда тугызынчы ФАП бинасы ачылды. Республика программасы буенча сәламәтлек өлкәсендәге 2016 елда ачылган биналарның бу икенчесе.

    Авыл халкы теләсә нинди вакыйганы бергә каршы алырга күнеккән. Бу юлы да Чуваш Чүпрәлесе авылының яше, карты, үсеп килүче яшьләре бина ачылышына бердәм булып килгәннәр. Авылда бүгенге көнгә 1226 кеше яши, нәкъ менә алар өчен ашыгыч ярдәм кирәк булганда, дәвалау учреждениесе өйләреннән ерак булмаячак.

    Бәйрәмгә ТР сәламәтлек саклау министрының урынбасары Елена Шишмарева, район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Ильмас Шиһабетдинов килгән иделәр.

    - Республика программалары бәрабәренә, район җирлегендә күп кенә төзелешләр алып барыла, шуларның берсе сәламәтлек юнәлешендә материаль-техник база ныгытыла, эшләү өчен яңа шартлар булдырыла. Сәламәтлек-кеше өчен бик кадерле әйбер. Бирегә килеп, һәркемнең үз сәламәтлеген тикшерү, профилактика алу мөмкинлеге бар һәм аннан файдаланырга кирәк. Авырмагыз, исән-имин яшәгез,-диде Шәүкәт Алиуллов.

    ТР сәламәтлек саклау министрының урынбасары Елена Шишмарева әлеге бианың чын мәгънәсендә сәламәтлек йорты булуын теләде.

    -Соңгы өч елда гына республикада мондый ФАПларның саны 300дән артып китте. Үткән ел нәтиҗәләре буенча республикада үлем очрагы күрсәткечкәләре алдагы еллар белән чагыштырганда кимегән. Димәк, әлеге биналарның кеше сәламәтлеген саклауда роле бик зур. ФАПлар авыл матурлыгы булып кына тормасын, бирегә килергә, саулыгыңны тикшертергә, алдан кайгыртырга кирәк,-диде Елена Шишмарева.

    Республика, район җитәкчелегенә, авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен Галина Кудрявцева җиткерде.

    Ал тасмалар киселгәннән соң, кунаклар бина эченә үттеләр, андагы шартлар белән танышып йөрделәр. Участок табибы Ирек Хөснетдинов, ФАП мөдире Татьяна Егорова һәм шәфкать туташы Фәния Мавзютова, яңа эш урынында беренче пациентларның кан басымын үлчәргә керештеләр.

    Бүген, шулай ук, район Башкарма комитеты бинасында сәламәтлек өлкәсендәге 2015 ел нәтиҗәләре буенча утырыш узды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: