Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәлеләр бердәм булып "Россия чаңгы юллары" ярышларына кушылды

Шимбә көнне Чүпрәленең олысы-кечесе яктыртылган чаңгы базасына "Татарстан чаңгы юлы-2018" спорт бәйрәмендә катнашты.

"Россия чаңгы юллары" илебездә быел 36нчы мәртәбә уздырла . Илкүләм үтүче әлеге масса күләм чара менә берничә еллардан бирле райондашыбыз Вагиз Алиулловның якты истәлегенә дә багышланып үткәрелә. Вагиз Алиуллов беренчедән сәламәт яшәү рәвешен һәрвакыт пропагандалау ягында булса, беренче чиратта ул спортның шушы төренә мөккиббән шәхес була.

Райондашыбыз турында җылы сүзләр әйтеп, улы Русланга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов истәлекле бүләк тапшырды.

Спорт бәйрәменә Вагиз Алиулловның якын дусты, сыйныфташы Иршат Шамгунов та кайткан иде.

-Вагиз белән без 8 сыйныфка кадәр бер партада утырып, Кече Чынлы мәктәбедә укыдык. Бик тырыш һәм көчле рухлы кеше иде. Җәен 50 шәр км чаба иде, ә кышын чаңгыда йөрергә яратты,- ди Иршат абый.

Ярышларда катнашкан иң кечкенә һәм иң олы яшьтәге чаңгычыларга Руслан Алиуллов бүләкләр тапшырды.

Ярышларда төрле буын вәкиләре катнашты. Аларның һәркайсын яшь үзенчәлеге буенча җиңүчеләр билгеләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев