Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле район башлыгы Александр Шадриковның 8 Март уңаеннан бәйрәм котлавы

    Районыбызның хөрмәтле хатын-кызлары!

    Сезне чын күңелдән күркәм яз бәйрәме-Халыкара хатын-кызлар көне -8 Март белән тәбрик итәм! Гасырлар дәвамында ханым-туташлар бөек шагыйрьләр, рәссамнар һәм музыкантлар иҗатының серле, кабатланмас алиһәсе булган. Бүген дә хатын-кыз камиллек һәм күркәмлек үрнәге булып тора.

    Чүпрәле хатын-кызлары да республикадагы, райондагы социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси процессларда актив катнаша. Ил сәнәгате, авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсе, мәдәнияте һәм фәне үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертә. Сезнең һәрбер җиңүегез, уңышыгыз һәм казанышыгыз безнең күңелләрдә сөенеч һәм горурлану тойгылары тудыра.

    Сугыш чоры михнәтләрен, ирләр белән беррәттән, нәфис иңнәренә салып, сынмый-сыгылмый батырларча үткән, дошман хәрәбәгә әйләндергән Ватаныбызны яңадан аякка бастыру өчен хезмәт куйган фидакарь өлкән буын хатын-кызларыбызга халкыбыз зур хөрмәт хисләре саклый. Россия хатын-кызлары күрсәткән каһарманлыкның кешелек тарихында тиңе юк.

    Кадерле туташлар, ханымнар! Сезгә чын күңелдән ак бәхет, иминлек, якыннарыгызның назын, яратуын, кадерләвен тоеп, бәхетле гомер кичерүне телим. Тормыш сезгә елмаюлар һәм чәчәк бәйләмнәрен мулдан бүләк итсен, йөзегез сөенечтән балкысын!

    Александр Шадриков, Чүпрәле муниципаль район башлыгы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: