Чүпрәле муниципаль районы Советының уналтынчы утырышы булды
21 февраль көнне Чүпрәле мәдәният йортында район Советының уналтынчы утырышы булды. Утырышта депутатлар, җирлек, хуҗалык, оешма-предприятие, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, активистлар катнашты.
Әлеге чара кысаларында килгән кунаклар "Амосов"ның гаилә фермасын карадылар. Шулай ук "Чүпрәле" сәнәгать паркында бер резидентның җитештерү цехын ачу тантанасында катнаштылар.
"Муниципаль район советының 2016 елгы эшчәнлеге, социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлар турында" доклад белән район башлыгы Александр Шадриков чыгыш ясады. Докладта район тормышының, яшәешенең бер генә тармагы, бер генә өлкәсе дә читтә калмаган һәм ул үзтәнкыйть рухына корылган иде. Район башлыгы уңышларга караганда, әлегә эшләнеп бетмәгән, быел ныклап акцент ясалырга тиешле өлкә-юнәлешләргә, резервларны барлауга күбрәк тукталды, бурычларны ачык, конкрет билгеләде.
Фикер алышуларда катнашкан "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасы генераль директоры Фәрит Мөдәррисов, Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамов чыгышы да шундый рухта дәвам итеп, үз тармакларында, җирлекләрендә ирешелгәннәрне барлауга һәм нәтиҗә ясап, максатлар билгеләүгә багышланды.
Утырышта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Ягудин, Ринат Гайзатуллин катнашты.
Һәрбер нәрсә чагыштыруларда күренә дигшәндәй, Чүпрәле районынң ла социаль-икътисадый үсеше читтән яхшырак күренә булып чыкты. Николай Титов Чүпрәле районының республиканың башка районнары белән чагыштырыла торган рейтингында авыл хуҗалыгы буенча уникенче урынга чыкканлыгын, социаль-икътисади үсеш буенча да авыл хуҗалыгы районнары арасында яхшылар рәтендә булуын билгеләп үтте. Чыгыш ясаган депутатлар район Советы җитәкчесе булган Александр Шадриковка да бәя биреп, "үз алдына текә (амбициоз) максатлар куя белгән һәм шуларга ирешү өчен депутатлар корпусын, командасын рухландыра ала торган җитәкче" диделәр.
Утырыш ахырында нәтиҗәле хезмәт үрнәкләре күрсәткән бертөркем уңганнар дәүләт бүләкләре белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев