Чүпрәле районында чираттагы семинар үтте

Чираттагы семинар-киңәшмә "Ак барс-Чүпрәле филиалының Мунчәли, Матак, Шланга филиалларында булачак. Һәм бүген булып узган мондый чарада сөт җитештерү буенча күрсәткечләргә "тел-теш" тидермәслек булганчы семинарлар кабатланачак, дип белдерде җитәкчелек.
Семинарларның һәркайсында нинди дә булса яңалык күрсәтелү максат итеп куела. Яңалык исә күп очракта "онытылган искелек" тә булып куя.
- Һәрберегездә терлекчелектәге хезмәт күрсәткечләренең үсешенә китерә торган нинди булса да яңалык, я булмаса инде традиция бар,-диде район башлыгы Александр Шадриков. -Семинарларда "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы филиалларында мал-туарга суны җылытып бирү җайланмаларын, "Цильна»да азык өстәлләрен, "Шәйморзада" исә терлекләрне бәйләмичә асрауны күрдек. Башкаларда күргән нәтиҗәле алымнарны үзегездә булдырырга тырышырга кирәк.
"Азык-Чүпрәле" агрофирмасының Дементьево филиалында башланды семинар. Районның терлекләрне ясалма орлыкландыру станциясе начальнигы Закирҗан Буркеев сүз алып, бу филиалда, һәм гомумән район буенча, көтүне яңарту буенча эшнең ничек торышы турында сөйләде.
-Городище, Низамов кебек хуҗалыкларда таналарны каплатуның барышы бернинди графикка да сыешмый,-диде ул, -мул сөт аласың килсә, сыердан бозау да алырга тырышырга кирәк.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов гади саннар белән генә бер сыерның хуҗалык икътисадына никадәрле табыш китерүен санап күрсәтте. Районда җитештерелгән уртача сөт күрсәткеченнән чыгып санаганда да бер сыер хуҗалыкка елына 60000 сумнан артык табыш китерә икән. Сыер башын киметүче хуҗалыклар киләчәкне күзалламыйча, бер көнлек табыш артыннан куалар булып чыга түгелме?!
Мул сөт җитештерәсең килсә, тана-сыер буласы мал-туарны "бишектән" үк тәрбияләргә кирәклеге бу семинарда да ассызыкланды. Бозауларга сөтнең витаминнарга баетылып бирелүе, ясалма сөт эчерту кирәклегенә басым ясалды.
- Табыш - яңа туган бозаулар бүлегеннән башлана. Һәм нәкъ менә яңа туган бозауларны миллионнар китерәчәк мал-туар итеп карарга, тәрбияләргә кирәк,- диде Айваз Абязов.
Семинарда шулай ук терлекчеләр хезмәтен стимуллаштыру, аларга хезмәт итү өчен уңайлы шартлар тудыру турында да сүз барды.
Р. S. "Онытылган искелек" дигәнемне дә ачыклап калдырасым килә. Без әле укып йөргән чакларда, колхоз идарәләрендә үк коридорда сыер савучыларның атналык эш нәтиҗәләрен язып эләләр иде. шунда ук "Чисталык экраннары" да бар иде. Чисталык экраннарында сыер савучы җитештергән продукциянең чисталыгы марля яисә мамык кисәкләрендә күрсәтелә иде. "Шәйморза"да шушы онытылган-иске яңалыкны күрдем. Әйтергә кирәк, элекке еллар белән чагыштырганда мамык кисәкләре күпкә чистарак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.4300
-
20 гыйнвар 2021 - 16:37Чүпрәле районы мөхтәсибәтендә имамнарның ел нәтиҗәләренә багышланган җыелыш үтте Данир хәзрәт Шәрәфетдинов мөхтәсибәттә дин торышы хакында хисап тотты.5700
-
20 гыйнвар 2021 - 08:03«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүдә татар блогерлары катнашты Татар блогерлары социаль челтәрләрне алып бару серләре белән уртаклашты.9100
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.77700
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.56300
-
11 гыйнвар 2021 - 16:29Чүпрәледә ел башыннан ике янгын теркәлде Район башлыгы Марат Гафаров рәислегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды.47800
-
6 гыйнвар 2021 - 17:13Рөстәм Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Узган елда православие динен тотучы татарстанлылар гадәттәгечә игелек һәм шәфкать юлыннан тайпылмадылар, иман байлыгын тиешле югарылыкта сакладылар.5700
-
5 гыйнвар 2021 - 10:43Чүпрәле районы паркларында Яңа ел тамашалары уза Чаралар кысаларында җитезлек һәм осталык буенча төрле ярышлар, кызыклы һәм күңел ачу номерлары, җырлар һәм биюләр үткәрелә.54000
-
1 гыйнвар 2021 - 16:25Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Әмирҗан Бакаев туган авылым дип җан ата Әмирҗан абый Иске Чүпрәле авылында 1951 елның 1 январенда дөньяга килә.32400
-
28 декабрь 2020 - 10:18Татар Шатрашаны авылында яшәүче Ахметовлар 60 еллык гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтте Ахметовлар җырга-моңга бай гаилә.73900
-
26 декабрь 2020 - 14:58Иске Шәйморза авылында гомер итүче Ркия Хаярованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар Намуслы хезмәте өчен Ркия апа «Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде».61300
-
25 декабрь 2020 - 14:06Чүпрәледән 26 укучы Татарстан Президенты чыршы бәйрәмендә катнаша Чара барлык санитар кагыйдәләрне үтәп, 3 этапта оештырыла.48100
-
25 декабрь 2020 - 11:22Чүпрәледән татар кызы гүзәле Гүзәл Конкурсны "Бөтендөнья татар конгрессы" төбәкара иҗтимагый оешмасы оештырган иде.47300
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
15 гыйнвар 2020 - 21:41Зимняя ночь в Дрожжановском районе
-
15 гыйнвар 2021 - 11:23
-
20 гыйнвар 2021 - 16:22Район башлыгы Марат Гафаров Анна Маркованы 90 яшьлек юбилее белән котладыГомере буе колхозда эшли ул.7900
-
20 гыйнвар 2021 - 13:41Чүпрәле районының кайсы авылларында гражданнар җыены узачак: 20-22 январь көннәренә графикҖыеннарда 2020 елга йомгак ясыйлар, 2021 елга бурычлар куялар.8600
-
18 гыйнвар 2021 - 11:39Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров коронавирустан прививка ясатты Бүгенге көннән Татарстанда Covid-19 дан массакүләм вакцинацияләү башланды.20800
-
18 гыйнвар 2021 - 09:10Чүпрәледә "Эшлекле дүшәмбе" халык мөрәҗәгатьләрен тикшерүдән башланды Соңгы көннәрдә яуган кар авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен күп кенә проблемалар тудырды.20200
-
18 гыйнвар 2021 - 16:06Сайлау кампаниясендә активлык күрсәткән чүпрәлеләр бүләкләнде Район башлыгы Марат Гафаров чираттагы киңәшмәдә Мактау Грамоталары тапшырды.18900
-
20 гыйнвар 2021 - 08:03«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүдә татар блогерлары катнашты Татар блогерлары социаль челтәрләрне алып бару серләре белән уртаклашты.9100
-
20 гыйнвар 2021 - 13:41Чүпрәле районының кайсы авылларында гражданнар җыены узачак: 20-22 январь көннәренә график Җыеннарда 2020 елга йомгак ясыйлар, 2021 елга бурычлар куялар.8600
-
20 гыйнвар 2021 - 16:22Район башлыгы Марат Гафаров Анна Маркованы 90 яшьлек юбилее белән котлады Гомере буе колхозда эшли ул.7900
-
20 гыйнвар 2021 - 16:37Чүпрәле районы мөхтәсибәтендә имамнарның ел нәтиҗәләренә багышланган җыелыш үтте Данир хәзрәт Шәрәфетдинов мөхтәсибәттә дин торышы хакында хисап тотты.5700
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.4300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика