Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле районында яңартылган балалар бакчалары ачылды

2 сентябрьдә районда яңартылган өч объект ачылды. Аның берсе – Түбән Каракитә авылында урнашкан балалар бакчасы, икенчесе – Иске Дуван башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы, өченчесе – Иске Шәйморза авылы балалар бакчасы. Төзекләндерү эшләренең башкарылуы, яңа бинага килгән бала-укучыларның хәл-әхвәлләре белән бу көнне район башлыгы Марат Гафаров, Дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсендәге Төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов та танышып чыктылар.

Билгеле, һәр өч учреждениедә дә аларны балаларның шат авазы каршы алды. Кунакларга ипи-тоз, балалар тарафыннан башкарылган җырлы-биюле, нәфис сүзле композицияләр тәкъдим ителде.

Искә төшерәбез, учреждениеләрдә яңарту эшләре Татарстан Республикасында гамәлдә булган Президент программалары бәрабәренә мөмкин булды, шул ук вакытта җирле бюджеттан да финанс чыгымнары җәлеп ителде.

Тамара Краснова, башлангыч мәктәп-балалар бакчасы директоры:

Балкып торган бинага килеп керү, билгеле, балалар өчен дә, укытучылар өчен дә күңелле. Безнең учреждениедә балалар каникулга китү белән ремонт эшләре башланган иде: тәрәзәләр, җылыту системасы, санузеллар (монысы җирле бюдңеттан, диделәр) яңартылды, идәндәге ленолиум алмаштырылды һәм башкалар. Санузелларның ясалуына, кайнар су, салкын суның бина эченә кертелүенә бигрәк тә шатландык, чөнки бәдрәф урамда, төп бинадан ярыйсы ук ерак урнашкан иде, бу кыш көннәрендә балалар өчен аеруча кыенлык тудырды. Бик шатланабыз, безгә эшләү, балаларга уку өчен шундый шартлар тудырган һәркемгә олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Иске Шәйморза авылы балалары исә дәрәҗәле кунакларны “Безнең садигыбызны шулай матурайткан өчен Марат абый Гафаровка зур рәхмәт”, дип каршы алдылар. Район башлыгы “Ә кайда соң ул Марат абыегыз?” дип сорагач, бер дә икеләнмичә үзенә төртеп күрсәттеләр. Шулай булмый ни, Район башлыгы Марат Гафаров та, Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов та төзелеш барышында көн саен килеп киткәннәр, диярлек. Нәтиҗәдә, искиткеч итеп төзекләндерелгән бина килеп чыккан.

Рәмзия Алиуллова, балалар бакчасы мөдире:

-Безнең бинабыз элеккеге райком бинасы, шундый сыйфатлы һәм архитектура элементлары белән эшләнгән ки, килеп күргән кеше сокланмый калмый. Менә бинабызны яңарту да насыйп булды. Гади итеп әйткәндә, “баштан алып аякка кадәр киендерделәр”, күңелле буяулар белән буядылар, яңа бүлмәләр бүлделәр – бик әйбәт булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чүпрәле районы Каракитә авылы Иске Шәйморза Иске Дуван