Туган Як
  • Рус Тат
  • Шәүкәт Алиуллов:"Сыйфатлы яшәү өчен шартлар тудыру-беренчел максат!"

    Чүпрәле промышленностьле районнар рәтенә керми. Җирле бюджетның мөмкинлекләре дә бик чикле. Шуңа да карамастан, ел саен социаль юнәлештә шактый гына эшләр башкарыла. Соңгы еллардагы эшләр турында сөйләвен үтенеп муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиулловка мөрәҗәгать иттек.

    -Шәүкәт Әхмәтсафинович, бүген район халкы начар яши дип әйтеп булмый. Икътисадый кризис елларында да районда төзелеш эшләре тукталмады. Сүзне дә шуннан башлыйк әле...

    -Әйтергә кирәк, район хакимияте эшчәнлегенең төп күрсәткече халыкка яхшы яшәү өчен шартлар булдырудан гыйбарәт. Безнең өчен аннан да өстенлекле максат юк һәм булмаска да тиеш. Үзебезнең төп бурычыбызны үтәү максатыннан соңгы елларда ярыйсы гына күләмдә эшләр башкарылды. Беренче чиратта, район халкын электроэнергия, газ һәм су белән өзлексез тәэмин итү бурычын куйдык. Соңгы өч елда 80 километрга якын озынлыктагы искергән электр линияләренә һәм 17 трансформаторлы подстанциягә төзекләндерү һәм реконструкция ясалды. Газ белән тәэмин итү объектларында даими һәм планлы рәвештә профилактик чаралар үткәрелә.

    -Районда эчәргә яраклы су проблемасы күптәннән яшәп килә. Ул элек тә бар иде. Аны хәл итеп булырмы?

    -Беренчел итеп шуңа тукталыйк, хәзерге вакытта республикада "Чиста су" программасы гамәлдә. Аның кысаларында 2010-2011 елларда чишмәләр чыккан урында ике каптаж төзелде һәм өч километр озынлыкта су торбалары салынып, район үзәгенә китерелде, 19 километр озынлыктагы су челтәре төзелде һәм 1,5 километрдагы искергән торбалар яңаларга алмаштырылды. Алдагы елда район үзәген су белән тәэмин ителешне тулысынча тәмамларга уйлыйбыз. Шулай да район халкын эчә торган сыйфатлы су белән тәэмин итүдә проблемалар күп әле. Район территориясендә чиста су чыганакларының җитәрлек булмавы безне бик борчый. Соңгы елларда үткәрелгән тикшеренүләр күрсәткәнчә, үзебездәге чишмәләр белән район ның өчтән бер өлешен генә тәэмин итәргә мөмкин. Монда шуны да әйтим, Иске Борындык, Кече Чынлы, Кече Уби һәм Село Уби торак пунктларындагы артезиан скважиналарындагы су гына эчәргә яраклы. Ә калган торак пунктлардагы халык суны җирнең беренче сулы катламыннан ала. 2010 елның коры җәе су белән тәэмин ителеш-тә "йомшак урыннар"ны күрсәтте. Күп авылларда коелар гына түгел, хәтта чишмәләр дә кипте.

    -Район халкын юлларның торышы һәм аларны төзекләндерү проблемалары да борчый.

    -Әйе, бүгенге авылларны яшәтү өчен беренче чиратта юллар кирәк. Практикадан мәгълүм булганча, торак пунктларның бетә баруына һәм ниһаять, юкка чыгуына да төп сәбәпләрнең берсе булып юлсызлык тора. "Татавтодор"ның райондагы филиалы быел план буенча 200 миллион сумга якынлык эш башкарды. 15 километр чамасы юллар төзелде. Хайбулдино торак пунктына 3,7 километр озынлыкта асфальт салынды, 7 километр озынлыктагы юлга капиталь төзекләндерү үткәрелде, Хорновар-Шигали белән Коршанга-Шигали арасындагы юлны төзү дәвам итә. Аннан соң республика тарафыннан тагын 15 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. Ул суммага Иске Чүпрәле авылындагы Ленин, Октябрьнең 50 еллыгы, Сабантуй мәйданы һәм Яңа Чүпрәле авылының Гагарин урамнарында өлешчә ремонт ясалды, Иске һәм Яңа Чүпрәле авылларын тоташтыручы күперне төзекләндерү эше 7 ноябрь тирәләренә төгәлләнер дип уйлыйбыз. Юл мәсьәләсендә район халкының, бигрәк тә район авылларының кайберләрендә яшәүчеләрнең, моң-зарларын еш ишетергә туры килә һәм аларга игътибар итәргә дә кирәк. Соңгы елларда төзелгән юллар бик сыйфатлы һәм алар барлык технологик таләпләргә дә җавап бирәләр.

    Шуңа аларның бәясе дә кыйммәт, бер километр шундый юл төзү 14-17 миллион сумга төшә.

    -Объектлар төзү яисә төзекләндерү хакында ни әйтер идегез?

    -Район халкы өчен бик мөһим объектлардан саналган үзәк хастаханә бинасына капиталь ремонт үткәрелде. Моның өчен республика бюджетыннан 20 миллион сум акча бирелде. Моннан тыш, "Сәламәтлек саклауны модернизацияләү" федераль программасы кысаларында тагын 5 миллион 500 мең сум акча алынды һәм аларның барысы да максатчан файдаланылды. ТР Министрлар кабинетының агымдагы елның 10 сентябрендәге 1706 номерлы боерыгы буенча үзәк хастаханәгә 17 миллион 531 мең сум акча бүлеп бирелде. Хәзерге вакытта подряд оешмасы терапия бүлеген, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бүлегенә килү юлларын һәм территорияне төзекләндерү белән шөгыльләнә. Өстәмә бирелгән акчаның 8 миллион сумы файдаланылды да инде. Иске Чүпрәле авылының Южный урамында тренажер залы булган йөзү бассейны төзелә, Кече Чынлы авылының 600 балага исәпләнгән урта мәктәп бинасына 29 миллион 907 мең сумлык капиталь ремонт үткәрелде, район үзәгендә 33 фатирлы өч катлы торак йорт файдалануга тапшырылачак. Анда Дзержинский урамындагы авария хәлендәге 2 нче йортта яшәүче-27 һәм Садовая урамының 5 нче йортында гомер итүче 4 гаилә күченә.

    Гомумән алганда, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту буенча планда билгеләгән эшләребез күп, аларны гамәлгә ашыру өчен җиң сызганып эшләргә кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: