Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Бүген Чүпрәле янгын сүндерүчеләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

    Янгыннарга каршы көрәшне оештыру тарихы 15 нче гасырга ук, Василий Темный патшалык иткән чорларга барып тоташа. Моннан өч гасырдан артыграк элек янгынга каршы беренче дәүләт указлары дөнья күрә. Аларда ут белән ничек эш итү кирәклеге, аңардан нинди шартларда файдалана алу мөмкин булуы турында бәян ителгән була.

    114 номерлы янгын сүндерү часте начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы Василий Битяков әйтүенчә, бүгенге көндә Чүпрәле муниципаль районын бәла- казадан саклау буенча 114 номерлы янгын сүндерү часте хезмәт күрсәтә. Анда 40 кеше (Яңа Уби постында -11) һәм 3 хезмәткәр күзәтү эшчәнлеге алып бара. Янгынга каршы көрәшү өчен заманча техника кулланыла. Чүпрәле районында 237 кеше ирекле рәвештә янгын сүндерүчеләр ярдәмчесе буларак теркәлгән. Районда барлыгы 26 ирекле команда һәм 3 дружина бар. Алар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килергә әзер тора. Хезмәткәрләр ел саен 30 га якын янгын сүндерәләр, йөзләгән кешене үлемнән алып калалар. Үзвакытында үткәрелгән профилактик чаралар да нәтиҗәсез калмый.

    Әлбәттә, гасырларга сузылган тарихи еллар дәвамында норматив документларда да, янгын сүндерүчеләрнең эш шартларында да, атап әйткәндә, техника белән тәэмин ителештә күп нәрсә үзгәрә. Ләкин бер нәрсә шул килеш кала: күп еллар электәге кебек үк, бу өлкәдә бары тик кыю, батыр, тәвәккәл, фидакарь кешеләр генә эшли һәм бүген дә алар халыкның иминлеге сагында уяу хезмәт итүләрен дәвам итәләр.

    Янгын сүндерү хезмәтенең күп кенә ветераннары бүген дә сафта, бай тәҗрибәләрен яшь хезмәткәрләр белән бик теләп уртаклашалар. Ә утлы фронт сугышчыларының яшь буыны өлкән буынның данлы традицияләрен дәвам итә, илебезнең янгын куркынычсызлыгы сагында уяу тора.

    Янгын сүндерүче һөнәре җиңелләрдән түгел, дисәм, берәү дә каршы килмәс дип уйлыйм. Бу бит экстремаль шартларда, тормышыңны куркыныч астына куеп эшләү һәм шул ук вакытта башка кешеләрнең сәламәтлеге, гомере өчен гаять зур җаваплылык та. Коллектив производство объектларының сакланышы һәм берөзлексез эшләве өчен дә җаваплы.

    -ЮХИДИ һәм ашыгыч ярдәм машинасы белән берлектә юл-транспорт һәлакәтләренә дә барабыз. Янгын часте хезмәткәрләренең төп бурычы - һәрдаим тулы сугышчан әзерлектә булу. Нәкъ менә шуңа күрә бездә профилактик эшкә зур игътибар бирелә, объектларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешенә контрольлек ителә, анда эшләүчеләр белән дәресләр үткәрелә,-ди Василий Битяков.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: