Туган Як
  • Рус Тат
  • Бушлай җир биреләчәк. Чиратка бастыңмы?

    Узган ел Россия Президенты өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә бушлай җир бирү турындагы законга кул куйган иде. Шуннан соң Татарстанда да Җир кодексына үзгәрешләр кертелде.

    Закон нигезендә, Татарстанда даими яшәүче, 18 яше тулмаган өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә бушлай җир участогы бирелә. Баланы уллыкка, кызлыкка яки асрамага алучылар да бу өстенлектән файдалана ала. Әлеге җир участогында шәхси йорт һәм шәхси хуҗалык алып бару өчен корылма төзергә мөмкин булачак. Җир алу өчен гариза биргән вакытта түбәндәге документлар булырга тиеш: гариза бирүченең паспорты; законлы никахта торган очракта ир яки хатынның паспорты; барлык балаларның туу турындагы таныклыклары; уллыкка яки кызлыкка алу турындагы суд карары; бала тәрбиягә бирелгән очракта опека һәм попечитель органыннан акт; килешү нигезендә бала тәрбиягә алынган булса, килешү язуы.

    Документлар тапшырганда гариза язучы белән бергә хатын яисә ир һәм 14 яше тулган балалар да паспорт белән килергә тиешләр. Гариза кабул ителгән көннән башлап бер ай эчендә бу гражданны исемлеккә алу турында карар кабул ителә һәм аңа уникаль исәпкә алу номеры бирелә.

    Гариза язган көннән башлап җир участогы алганчы бер ел узарга мөмкин. Җирне чират буенча бүләргә ике атна кала гаиләгә бу турыда язмача хәбәр ителә. Әгәр гаилә тәкъдим ителгән җирдән өч тапкыр баш тартса яки чакырылган вакытка җир бүлү процедурасына өч тапкыр килмәсә, алар исемлектән төшереп калдырыла.

    Безнең районда өч һәм аннан да күбрәк балалары булган 386 гаилә исәпләнә. "Бүгенге көндә шундый 20дән артык гаилә гариза белән мөрәҗәгать итеп, чиратка баскан. Җир участогы алырга теләүче мондый гаиләләргә район үзәгеннән 0,15 га, авылларда 0,2 га күләмендә җир бирү каралган",- ди муниципаль район җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе Әлфир Закиров. Әлеге мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итүче гаилә кешеләре арасында йорт-җир төзергә җыенучылар да бар, әлбәттә. Әмма шул ук вакытта үзләренең хокукларыннан файдалану йөзеннән җирне кирәк була калса дип алып куярга теләүчеләре дә очрый. Шуңа да хакимияттә бу мәсьәләне гаделрәк юл белән чишү турында да уйлыйлар. Эре шәһәрләрдән аермалы буларак, безнең районда җир дефицит түгел, бар ул бездә. Ә менә аны рәсмиләштерү исә күп чыгымнар таләп итә. Шуңа күрә дә соңгы 4-5 елда йорт төзү планы һәм мөмкинлеге булмаган гаиләләргә, минем тулы хокукым бар дип, җирне район үзәгеннән алырга тырышмыйча, үз авылыннан яисә якынрак җирдән алу мөмкинлеге турында уйлау кирәклегенә басым ясала. Һәм әлеге җир участогы барлык гаилә кешеләренә дә гомуми өлеш иттереп рәсмиләштереләчәк. Ә мондый җирләрне исә һәр бала да 18 яшенә җитмичә, сатып булмаячак.

    Җирне алып та, аннан файдаланмыйча, төрле чүп үләннәр үстереп, чүпкә батырып яту да матур күренеш түгел. Һәркем моның белән килешәдер. Шуңа да һәр нәрсәне башлар алдыннан уйлап эшләү мәслихәт.

    Ә инде үз хокукларыннан файдаланырга теләп, җир алуга гариза бирер-гә теләүче гаиләләр исә муниципаль район җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасына сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итә алалар.

    Теги: сәясәт
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: