Бөртеклеләргә караганда көнбагыш отышлы
Көнбагышның кыйммәтле культура икәнлегенә хәзер агротармакта эшләүче һәр җитәкче, һәр белгеч инанды. Безнең район җирлегендә алты елдан артык шушы культураны игеп шактый күп табыш алган "ТрансПорт" җәмгыяте эшчәннәре аның чыннан да табышлы булуын тагын бер кат раслады.
Быел районда әлеге культурага игътибар нык артты. Шуңа күрә аны үз басуларында үстереп карарга теләүчеләр дә аз булмады. "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасы, "Бикчуров Р.", "Низамов А.", "Шишкин Н.", "Хәлитов И.", "Храмов А." исемендәге фермер хуҗалыклары әлеге майлы культураны сынап карау максатыннан үзләренең чәчү әйләнешенә керттеләр. "Районда көнбагыш культурасы 2463 гектар мәйданны били. Чагыштырмача елына карата уңыш та ярыйсы алына. "ТрансПорт" җәмгыятендә ул күрсәткеч 25 центнердан артыграк. "Бикчуров Р." хуҗалыгында да һәр гектардан уртача 17- 18 центнер чамасы көнбагыш суктыралар",- ди агроидарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов.
...Әлеге җәмгыять җитәкчесе Равил Адиевич безне көнбагыш басуында каршы алды. Иртәнге уннар тирәсендә эш тулы көчкә дәвам итә иде инде. "Көннәрнең җайлы торуыннан файдаланып калырга кирәк, көзге һавага ышаныч аз, шуңа күрә мөмкин булганда кичке уннарга кадәр дә комбайннар кырдан кайтмый",- ди ул. Чыннан да, көнбагышның да бөртекле культуралар кебек үзенчәлеге бар икән. Суктыру артык та озакка сузылса, көнбагышның сыйфаты төшә, коелу ихтималы да зур. Димәк, куйган хезмәтеңнең бер өлеше юкка чыга дигән сүз. Чәчкәннән соң әле, чәчтем дә котылдым түгел, рәт араларын берничә кат эшкәртеп ашламасын, чүп үләннәренә каршы гербицидын кертергә кирәк. ""Барысын да технология кушканча үтәдек. Дөрес, бу культураны үстерүгә тәҗрибәбез дә җитеп бетми әле. Ходайга шөкер, беренче коймагыбыз бик үк төерле булмады. Гектардан 8- 10 центнердан артык уңыш алынса, табыш алына диләр бит. Быел без көнбагышның "Руки", "Меркурий" һәм "Пионер" сортларын чәчтек, гомуми мәйдан 600 гектарны били. Киләсе елда кайсы сорт безнең туфракны үз итсә, шуны күберәк чәчәрбез",- ди Равил Адиевич. Шуңа да игътибар итик, әлеге хуҗалык көнбагышны 52 процент майлылык белән Казан заводына тапшыра. Бу бик әйбәт күрсәткеч, уртача норма 48 процент итеп билгеләнгән.
Дымлылыгы да 8- 10 процент чамасы гына икән, кислоталылыгы да нормага туры килә. Басудан ындыр табагындагы ангарга кайткан көнбагыш орлыкларын шунда ук эшкәртәләр, чистарталар һәм дистәләрчә тонна әзерләнгәч заводка шалтыратып машина чакырталар. Эш бик җайлы оештырылган. Җитәкче көнбагышның плюс, минусларын да исәпләп караган. "Әлеге культураның бер гектарыннан чыккан табышны алу өчен бөртекле культураны өч ел үстерергә кирәк",- ди ул. Хуҗалыкка килгәч көзлеген чәчелгән уҗымнар басуында, шикәр чөгендере плантацияләрендә дә булдык, ашлык саклау өчен яңа сафка баскан ангарны да карадык. Тынгысыз җитәкченең хезмәт җимешләре күз алдында. Төрле кыенлыкларга да карамастан хуҗалык үсә, ныгый. Машина- трактор паркындагы деполарны төзекләндерү эшләре бара, алдагы елда маллар асрауны да максат итеп куйганнар. Самара өлкәсеннән токымлы сарыклар кайтарырга ниятли җитәкче. Максатка омтылган кешегә берни дә киртә була алмый, үз- үзенә нык ышанган, прогрессив фикерле, максатчан, көчле рухлы җитәкчеләргә сокланырга гына кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев