Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Быелның 1 апреленә Чүпрәледә 51023 центнер сөт җитештерелгән

    Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ел башыннан алып 1 апрельгә кадәр 51023 центнер сөт җитештерелгән.

    Сөт җитештерү арта

    Бу өлкәдә "Цильна" җәмгыяте эшчәннәре алдынгы урында. Биредә ел башыннан 1 апрельгә кадәрге чорда 13118 центнер сөт савуга ирешкәннәр. Бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2114 центнерга артык. Бер сыерга 2250 кг. сөт туры килә. Район буенча исә әлеге сан 1131 кг.ны тәшкил итә. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы филиалларында да сөт саву күләме арткан.

    Ә менә "Әбдриев исемендәге", "Березка" җәмгыятьләрендә исә, киресенчә, сөт җитештерү кимүгә юл куелган. "Әбдриев исемендәге" җәмгыятьтә 1 кварталда 2520 центнер сөт җитештерелгән. Бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 470 центнерга азрак. Шушы чорда бер сыерга 700 кг сөт савылган (үткән елның шушы чорында 831 кг булган). "Березка" җәмгыятендә 5820 центнер сөт җитештерелгән (үткән елның шушы чорында 8085 центнер булган), бер сыерга туры килгән савым 728 кг.ны тәшкил итә.

    Терлекчелек, аеруча сөт җитештерү, авыл хуҗалыгында бүгенге көндә-акчалата булган төп табыш. Беренчедән, сөт бәясе югары булса, икенчедән, югары сортлы сөт саткан очракта дәүләт тарафыннан өстәмә субсидияләнә.

    Ел башыннан районда 13584 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 4511ен савым сыерлар тәшкил итә. Җәмгыятьләрдә һәм агрофирма филиалларында сөт көтүен даими яңарту өстендә дә эш алып барыла. Ел башыннан район буенча 1719 бозау алынган. Бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 6 бозауга артык.

    Билгеле инде, болар артында гади кеше хезмәте дә тора. Ә хәзер март аенда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән уңганнар белән танышып китик.

    Язмышын авыл белән бәйләгән

    Илгизә Әбделманова, "Шәйморза" җәмгыятенең товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире:

    -Минем тормышым, яшәешем авыл, аның тормышы белән бәйләнгән дисәм дә, ялгышмам. Күпчелек яшьтәшләрем кебек авылдан китәргә ашкынмадым. "Әбдриев исемендәге" җәмгыятьтә 1996 елдан бирле хезмәт куям. Башта 4 ел яшь бозаулар тәрбияләсәм, биш ел дәвамында сыер савучы хезмәтен дә башкардым. Аннан соң фермада бригадирлык вазифасын тәкъдим иттеләр. Бригадир булып 7 ел эшләдем. Менә инде ике елдан бирле товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире вазифасын башкарам. Үз эшемне яратам, хезмәттәшләрем белән уртак тел табып, барысын бергә киңәшләшеп, фикер алышып башкарырга тырышабыз. Әйтергә кирәк, районда терлекчелек тармагына карата игътибар зур. Бүгенге көндә фермада 360 баш савым сыер исәпләнә. I кварталда 132 баш бозау алуга ирештек.

    Альберт Миначев, "Цильна" җәмгыятенең ветеринария табибы:

    -1994 елда Буа ветеринария техникумын тәмамлап, ветеринария фельдшеры һәм селекционер белгечлекләрен үзләштердем һәм, һич икеләнмичә, туган авылыма әйләнеп кайттым. Җәмгыятьтә беренче товарлыклы-сөтчелек фермасында мал табибы буларак үземнең хезмәт юлымны башладым. Һәр хуҗалыктагы кебек үк, безнең фермада да яшь бозауларны, савым сыерларны асрау, сыерларны бозаулату кебек бүлекләр бар. Минем эш көнем иртәнге сәгатьләрдә яшь бозауларны караудан башлана. Аларга аеруча зур игътибар таләп ителә бит. Үз вакытында карамасаң, тиешле профилактика чараларын күрмәсәң, соң булуы да мөмкин. Шунысы куанычлы, җәмгыятьтә яшь бозауларның үлү очраклары күзәтелгәне юк, барысы да исән- имин үсәләр. Бу, әлбәттә, җәмгыять җитәкчесенең, белгечләрнең һәм терлекчеләрнең бердәм эшләве нәтиҗәсе. Аннан соң эшләгән кешене күрә дә беләләр бездә. Эшеңне күреп, аңа тиешле бәя бирсәләр, күңелле бит ул. Хезмәт хакын айныкын-айга биреп баралар, моннан тыш, яшь үрчемне исән-имин саклап калган өчен кварталга бер тапкыр премия бирү дә каралган. Шуңа да үз вазифамны намус белән, тагын да яхшырак башкаруга стимул бар.

    Энҗе Саттарова, "Цильна" җәмгыяте технологы:

    -20 яшьтән колхозга эшкә килдем. Башлап беренче номерлы товарлыклы-сөтчелек фермасында лаборант вазифасын башкардым. Сөтнең чисталыгын, майлылыгын тикшереп, озата идек. Аннан соң тормышка чыккач, үзебезнең тору урынына якынрак булган икенче номерлы товарлыклы-сөтчелек фермасында технолог вазифасын тәкъдим иттеләр. Әлеге хезмәтне менә биш еллап башкарам инде. Үткән елда 100 сыерга 110 баш бозау алуга ирештек. Фермаларда безнең яшь маллар, савым сыерлар өчен дә барысы да мулдан әзерләнгән, заманча витаминнарга кадәр кайтарыла. Терлекчеләр өчен бар шартлар тудырылган. Хезмәт хакы вакытында бирелә, хәтта теге яки бу өлкәдә уңышка ирешкән терлекчегә өстәмә премиягә кадәр каралган. Теләгән кеше үз хуҗалыгындагы малы өчен арзан бәядән азык яздырып ала ала.

    Үз эшемне яратам, җиренә җиткереп башкарырга тырышам. Минем эш сәгатем иртәнге алтынчы яртыдан башланып, кичке 7ләргә кадәр дәвам итә (төшке ял бар, әлбәттә). Үзебез эштә булган вакытта ике баламны тәрбияләү тулысынча кайнанам Гөлфия һәм кайнатам Рифкать өстендә, алар безнең төп терәгебез, ышанычыбыз. Минем бүгенге уңышларымда аларның да өлеше зур.

    Владимир Нурин, "Березка" җәмгыятенең Шигали филиалы осеминаторы:

    -Мин үземне белә башлаганнан бирле колхозда. Әнием Лиза гомере буе фермада, әтием Николай тракторда эшләде. Аларга ияреп мин дә еш килә идем бирегә. 6 сыйныфны тәмамлаганнан соң җәйге каникулларда ат белән эшли идем инде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң да читкә китмәдем, авылда төпләнүне кулай күрдем. Кая барсаң да беркем дә әзерләп куймый, һәр нәрсәгә хезмәт аша ирешергә кирәк. Ә нигә әле бәхетне читтән эзләп йөрергә? Хезмәттән, авырлыктан курыкмасаң авылда да менә дигән итеп яшәп була бит. Башлап фермада терлекче булып эшләдем, аннан соң, җитәкчелек миңа осеминатор вазифасын тәкъдим итте. Әлбәттә, җаваплы вазифа. Әмма еллар дәвамында тәҗрибә дә туплана, осталык та арта. Терлекчеләрнең, белгечләрнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә агымдагы елның 1 кварталында 85 тана каплатуга ирештек.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: