Туган Як
  • Рус Тат
  • Билгеләнгәннәр үтәләме?

    Үткән шимбэдә район башлыгы Тимур Нагуманов җитәкчелегендә "Алга", "Чүпрәле-Ак Барс" агрофирмасының Иске Ишле, Яңа Кәкерле филиалларында семинар-киңәшмә булып үтте.

    Семинар-киңәшмәгә районның терлекчелек тармагына катнашы булган бөтен төр белгечләр чакырылган иде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Исламетдин Низамов семинар эшен башлап, анда катнашучыларны үткән атнада "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгында үткән шундый ук чарада кабул ителгән карарлардан чыгып, бүгенге көнгә ниләр эшләнгәне һәм эшләнмәгәне белән таныштырды.

    Аның чыгышыннан, чагыштыруларыннан билгеле булганча, кайбер фермаларга салам да кайтарылмый. Сыерлар ачык һавага чыгарылмый. Үткән ел белән чагыштырганда сөт саву күләме кимегән. Бер сыердан уртача алганда 6,5 килограмм сөт җитештерүче җәмгыятьләр бар.

    Семинар барышында "Алга" җәмгыятендә, филиалларда терлекчелек өлкәсендә кулланыла торган алдынгы технологияләр нигезендә ничек эшләргә кирәклекне күрсәттеләр. Болар мал-туар рационын төрле витаминнар белән баету, бозауларның сакланышын тәэмин итү, көтүне яңарту һәм башкалар. Семинарчылар алдында районның баш ветеринария табибы Самат Мәүлетов, орлыкландыру инспекциясе начальнигы Закирҗан Буркиев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигының терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов чыгыш ясады.

    Ләкин, район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт ветеринария службасы терлекчелек өлкәсендәге вәзгыятьне никадәрле үзгәртергә тырышмасын, урындагы җитәкче бу эшкә ныклап торып керешми икән, уңай якка үзгәреш булмаячак. Бер көн өчен эшлибез, бер көн өчен яшибез, дигән уй туды фермаларда булганнан соң. Сыерларның никадәрле пычрак икәнлегеннән аларның нәкъ менә семинар үтәсе көнне генә кардага чыгарылганлыгы, нәкъ менә шул көнгә генә кардага мул итеп салам кайтарылганлыгы күренеп тора. Өр-яңа такталардан витаминнар белән баетылган азык бирә торган әрҗәләр ясап куйганнар. Бүген генә бирә башлаганнармы? Искесе кая? Дөрес, мондый киңәшмәләр үткәрү кирәк.

    Семинарда катнашучылар, һичъюгы, ничек булырга тиешлеген күрәләр. Семинар үтәсе хуҗалык җитәкчесе елга бер мәртәбә генә булса да фермадагы хәлләрне кереп күрә, мондый киңәшмәдән соң фермада нинди дә булса яңа инвентарь кала.

    Бөтен төр структуралар булышабыз дип торганда, дәүләт тарафыннан да төрле субсидияләр каралганда, сөт табыш чыганагы булганда урындагы җитәкчеләрнең эшләргә тырышмауларын аңлап булмый. Айваз Абязов та: "Хуҗалык җитәкчесенең эше текә машинага утырып йөрү генә түгел ул", -дип бу өлкәдәге җитешсезлекләргә карата борчылуын белдерде. Чынлыкта да бит, җитештерелә торган продукция район башлыгына да, дәүләткә дә кирәкми. Бу шундагыларга кирәк. Җитештерелгән продукцияңне сатудан кергән акчага эш алып барырга, хезмәт хакы, төрле салымнар түләр өчен кирәктер ул... Ә маллар өчен азык бар бит быел. Ел ярымга җитәрлек итеп әзерләнде. Моның шулай икәнлеге мал-туарның үз-үзен тотышыннан да күренә. Үткән ел да шушы вакытта нәкъ шушы фермаларда булырга туры килгән иде. Ул вакытта районга ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде, фермаларда йөрде. 2010 елдагы корылыктан соң мал-туарның хәле аяныч иде, әлбәттә, ул вакытта. Салам да чит өлкәләрдән кайтты. Ә быел бит хәл бөтенләй башка. Булганның терлек авызына эләгүе генә кирәк. Ә моның өчен эшне оештыру, контрольда тоту мәслихәт. Нәкъ менә шунысы күренми әлегә терлекчелек өлкәсендә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: