Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Быел дементьевлылар алга чыкты

    Бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләренең машина - трактор паркларында иртәдән кичкә кадәр киеренке хезмәт кайный. Әле генә ап - ак карга төренеп яткан басулар да үз төсенә керде. Димәк, кыр эшләре башланырга да санаулы көннәр генә калып бара. Алда шундый олы мәшәкатьләр торганда, игенчеләрнең борчылулары да урынлы. Һава шартлары ничек килер,...

    Техника төзекләндерү һәм көйләү эшләре нигездә төгәлләнде. Шулай да кул кушырып утырырга күнекмәгән тынгысыз механизаторлар үз карамагындагы машина - тракторларны кабат - кабат күз уңыннан кичерә, майлау чарасын күрә. Соңгы көннәрдә язгы кыр эшләренә җәлеп ителә торган техниканың торышын ачыклау максатыннан семинарлар, "Гостехнадзор" инспекциясе тарафыннан катгый тикшерүләр дә үткәрелде. Әле шушы көннәрдә генә хуҗалыкларның чәчүгә әзерлеген Казаннан килүче белгечләр катнашында да карадылар һәм конкурс оештырып "Иң яхшы хуҗалыкларны" билгеләделәр. Комиссия составында республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгының үсемлекчелекне үстерү бүлеге киңәшчесе Ф. Зиннатов, үзйөрешле машиналарның һәм башка төрле техниканың техник торышына күзәтчелек итү буенча Идарә белгече И. Җәлалетдинов, "Ак Барс" холдинг кампаниесе департаменты директоры Э. Хөсәенов, район агро идарәсе начальнигы И. Мөхәммәтҗанов, агро идарәнең баш белгечләре, "Гостехнадзор" ның райондагы бүлеге начальнигы И. Шәйхаттаров бар иде. Конкурсның гомуми нәтиҗәсе иң югары 40 балл белән исәпләнде. Аның номинацияләре буенча "Машина - трактор паркының әзерлеге" (максималь 25 балл), "Хезмәтне саклау" (максималь 5 балл) һәм "Үсемлекчелек" (максималь 10 балл) урыннар билгеләнде. Комиссия членнары әйтүенчә, оста куллы механизаторлар булганда инде ышанычсыз саналган техника да сафка баса, аңа яңа "тормыш" бирелә. Моның шулай икәнлегенә без үз күзләребез белән күреп инандык. Комиссия районның барлык хуҗалыкларында да булып тракторларны, туфрак эшкәртү һәм чәчү агрегатларын карадылар, төзекләндерү звеноларының эш шартлары һәм хезмәтне саклау эшен оештыру белән таныштылар, амбарлардагы чәчүлек орлыкларның торышын тикшерделәр. Көн кичкә авышканда гына конкурска йомгак ясалды. Казан кунаклары Чүпрәле игенчеләренең фидакарь тырышлыгын югары бәяләделәр һәм район басуларында бөртеклеләрдән дә, азык культураларыннан да югары уңыш үстереп алуларына тулы ышаныч белдерделәр, моның өчен мөмкинлекләр булуын да әйттеләр. Аларның сүзен дәлилләп җаваплылыгы чикләнгән "П.В. Дементьев исемендәге агрофирма" җәмгыяте директоры Иван Павлов: "Үзебезнең хәлдән килгәнчә барысын да эшләргә тырыштык, һава торышы гына комачауламасын иде. Тракторларның һәм чәчү комплексларының техник әзерлеге 100 процент диярлек". Комиссия әлеге җәмгыять эшенә иң югары балларны куйды һәм конкурс җиңүчесе дип билгеләде. Дементьевлылардан аз гына калышып "Цильна" һәм "Ак Барс Чүпрәле" хуҗалыклары икенче һәм өченче урыннарны яуладылар. Җаваплылыгы чикләнгән "АгроТранспорт", "Агро Эталон" җәмгытьләре һәм "Низамов А." крестьян - фермер хуҗалыгы механизаторларының эше уңай бәяләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: