“Бердәм Россия”нең мобиль төркеме чүпрәлеләрдән мөрәҗәгатьләр кабул итте
Татарстанның барлык районнарында да "Бердәм Россия"нең мобиль иҗтимагый кабул итүләре эшли башлады. Әлеге эшнең максаты - республика халкын борчыган сораулар белән танышу, аларны хәл итүдә булышу.
Проект "Бердәм Россия"нең сайлау алды агитацион программасы кысаларында тормышка ашырыла. Республика бүлегендә аңлатуларынча, иҗтимагый мобиль кабул итү хәрәкәтенә районнарда республикада яшәүче һәр кеше Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга борчыган гозере белән мөрәҗәгать итеп, теләк-тәкъдимнәрен җиткерә, сорау бирә ала. Татарстанлылардан җыелган теләкләр буенча республикадан булачак депутатлар Дәүләт Думасында үз эшен төзиячәк. Кичә иҗтимагый мобиль кабу итү хәрәкәте беренче тапкыр Чүпрәлегә килде.
"Бердәм Россия"нең мобиль иҗтимагый кабул итү хәрәкәтенең җитәкчесе, РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Диләрә Шәрәфиева, Мәскәү округы буенча депутатлыкка кандидат Илдар Гыйльметдиновның вәкаләтле вәкиле Карина Богданова һәм "Бердәм Россия" партиясе агитаторлары үз эшләрен Иске Чүпрәле авылында өч мәйданчыкта: Нәфиев, Газовая һәм Үзәк урамнарда оештырып, халыктан мөрәҗәгатьләр кабул иттеләр, аларны махсус бланкаларга терки бардылар.
РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Диләрә Шәрәфиева сүзләренә караганда, чүпрәлеләрдә булачак сайлауларга карата күтәренке рух сизелә, һәркем актив тормышчан позициядә тора.
-Эшебезне башларга да өлгермәдек, Чүпрәле халкы шунда ук уй-теләкләре белән килә башлады, бу бик тә куандыра,-диде Диләрә Шәрәфиева.
- Авыл җирлегендә яшәүче халыкның тормышын кайгыртулары өчен депутатларыбызга, җитәкчеләргә зур рәхмәт. Чыннан да "Бердәм Россия" партиясе җитәкчелегендә соңгы елларда күп үзгәрешләр күзгә күренә, сүздә генә түгел, эш белән тормышка ашырыла,- ди Яңа Чүпрәледән Абдулбари Баширов. Шулай да әле проблемалар юк түгел. Әйтик, Чынлы елгасы аша җәяүле күпер бик тузган хәлдә, шуны төзәтәсе иде. Аннан авыл эчендәге урамнардагы юлларны рәтлисе бар, су мәсьәләсе тиз арада хәл ителсен иде. Безнең мөрәҗәгатьләр кәгазьдә генә калмас, тормышка ашар, дип ышаныч белдерәбез.
Яңа Элмәле авылында гомер кичерүче Анатолий Гаврилов та партиянең мобиль иҗтимагый кабул итүенә олы гозер белән килгән. Авылдагы иске мазарлык җире убыла башлап, анда күмелгән авылдашларының, якыннарының сөякләре чыга башлаган. Тиз арада әлеге мәсьәлә хәл ителмәсә, нәтиҗәсе, әлбәттә, аяныч тәмамланырга мөмкин.
-Бу эшне авыл халкы гына җиңеп чыга алмый, җитәкчеләр ярдәме кирәк,-ди ул.-Шулай ук, урамнарда яктырткычларның саны күбрәк булсын, чүп -чар контейнерлары куелсын, юллар төзекләндерелсен иде,-ди үз авылы өчен янып яшәүче Анатолий Гаврилов.
Иске Чүпрәледән Пелагия Гаврилованың мөрәҗәгате дә әһәмиятлеләрдән. Ул пенсия өлкәсенә кагылышлы. Бүгенге көндә Пелагия Гаврилова 7500 сум пенсия хисабына көн күрергә мәҗбүр.
-Гомере буе колхозда хезмәт куйдым. 41 ел стажым бар. Әти сугышта булган, без сугыш чоры балалары, ачлык, ялангачлык күргән, илне торгызуда үз өлешебезне керткән кешеләр. Коммуналь хезмәтләр, ашамлык көн саен кыйммәтләнә. Әлеге пенсиям белән ай саен очын-очка ялгап яшимен. Минем кебекләр күп, депутатлар пенсияләр буенча җитди карарлар кабул итсеннәр иде,-ди Пелагия Гаврилова.
Юллар төзекләндерү, авыл җирлегендә эш урыннары булдыру, яшәү шартларын яхшырту һ.б., һ.б. сораулар белән күпләр мөрәҗәгать итте бу көнне. Барлыгы чүпрәлеләрдән 30 артык теләк кабул итттеләр партия вәкилләре.
-Чүпрәлеләрне борчыган мәсьәләләрне, аларның теләкләрен һичшиксез депутатларга җиткерәчәкбез,-диде Диләрә Шәрәфиева.-Ә Чүпрәле районына кабат, бу юлысы Алешкин-Саплык, Уби һәм Кече Чынлы авылларына 8 сентябрьдә киләчәкбез.
Димәк, район халкының "Бердәм Россия"нең мобиль иҗтимагый кабул итүенә мөрәҗәгать белән килә алу мөмкинлеге әле тагын булачак. Шуны да ассызыклап әйтергә кирәк, мондый төр чаралар халык белән партия арасын тагын да якыйнайта. "Бердәм Россия" һәркемне тыңларга һәм ярдәм итәргә әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев