Туган Як
  • Рус Тат
  • Батырлыгың халкым, йөрәкләрдә саклана

    ...Онытылмый үзенең иңендә, Ил данын күтәргән язмышлар.

    Еллар үткән саен Бөек Җиңү таңын аттырган 1945 ел артта кала бара.

    Быел барлык кешелек дөньясы аның 67 еллыгын билгеләп үтте. Тик шулай да Җиңү көненең көчле рухы әле дә барыбызның да күңелләрендә горурлык, шул ук вакытта, кайгы хисләре дә, уята. Әйе, үз эченә бәхетле балачак, тыныч тормыш, кеше елмаюларының балкышларын алган Җиңү көне 27 миллион адәм баласының гомере барәбәренә яуланды.

    Тарих битләренә күз салып, һәрберебез ветераннарыбызга, гомерләре өзелгән солдатларга карата олы хөрмәт һәм кадерләү хисен сакласын иде. Сугыш хәсрәте районыбызда яшәүче һәр йортның диярлек ишеген шакыды. Фронтта һәм тылда фашизмны җиңү өчен бөтен халык күтәрелде. Кара мөһерле өчпочмаклы сугыш елы хатларын ул буын кешеләре яхшы хәтерли. Бу хакта Җиңү бәйрәме тантанасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов та билгеләп үтте. Аннан соң муниципаль район башлыгы Тимур Нагуманов Бөек Җиңү уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юллаган котлауны җиткерде, митингка килүчеләрне район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исеменнән шушы олы бәйрәм белән котлады, киләчәктә дә дөньяларның имин булуын теләде. Сугыш һәм Хезмәт даны монументындагы мәңгелек ут янына веноклар һәм чәчәкләр салынды. Аннан соң район җитәкчелеге һәм митингта катнашучылар монумент янына куелган гаубицаны ачу тантанасында катнаштылар. 152 миллиметр калибрлы әлеге ату коралы 1943 елда кулланыла башлый һәм алты ел Кораллы көчләр сафларында була. Бу төрдәге "пушка" 2800 данә җитештерелә. Кайбер илләрдә аны бүген дә кулланалар. Хәзер ул район үзәгендә Бөек Җиңү символы буларак сакланачак. Митинг 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучыларының парады белән дәвам итте, аннан соң тамашачылар сугыш елларына багышланган җыр- биюләр карадылар, үзләре дә кушылып җырладылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: