Балаларны яклау көнендә Чүпрәледә 12 нче спорт мәйданчыгы ачылды

Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү буенча Яңа Элмәле авылы яшьләре иң активлардан санала. Район күләмендә узган теләсә нинди ярышларда да әлеге авыл мәктәбе командалары призлы урыннар яулый.
Урта мәктәп ишек алдында район башлыгы Александр Шадриковны чәчәкләр, шарлар тоткан укучылар һәм укытучылар кул чабып каршы алды. Бүген алар өчен икеләтә бәйрәм. Беренчесе- балаларны Халыкара яклау көне булса, икенчесе монда- мәктәп янында ук бүген спорт мәйданчыгын файдалануга тапшырачаклар. Балаларга ул бәйрәм уңаеннан менә дигән бүләк булды. "Сез әлеге спорт мәйданчыгына бик лаек. Мондагы яшьләр сәламәт яшәү рәвеше алып баралар, кече яшьтән үк спортка тартылалар. Нык, сәламәт булып үсегез, Ватанның патриотлары булыгыз!",- диде спорт мәйданчыгын ачу тантанасына килгән Александр Валерьевич. Балаларның Россия һәм Татарстан дәүләт Гимнарын оста башкарулары да башлыкка бик ошады. Ал тасманы кисү өчен дә ул капка янына ясле- бакчада тәрбияләнүче Кристина Карсакованы чакырды. Аннан соң кунаклар мәйданчыкка үтте. Яңа Элмәле авылы җирлеге башлыгы Наил Шихранов та әлеге бүләк өчен барлык ата- аналар һәм яшьләр исеменнән республика һәм район җитәкчеләренә, "Бердәм Россия" партиясенә ихлас рәхмәтләрен әйтте.
Соңгы берничә елда гына да районда шушындый унбер спорт мәйданчыгы төзелгән иде, монысы уникенче. Алдагы көннәрдә тагын дүрт спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылачак. Монда уннан артык спорт төре белән шөгыльләнергә мөмкин. "Мәктәптә 93 бала укый, башка предметлар белән берүк дәрәҗәдә физкультура дәресенә дә нык игътибар бирәбез. Чөнки сәламәт бала гына яхшы укый, тәртипле һәм чын кеше булып үсә ала. Аннан соң егетләребез армия сафларында да хезмәт итәргә тиеш бит. Спорт белән үскән егетләр генә анда чын солдат була ала",- ди мәктәп директоры Владимир Мискин. Әлеге мәйданчыкны төзүче "Тепловик" җәмгыяте коллективына да рәхмәт сүзләре әйтелде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 21:35Чүпрәледә истәлекле дата – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне уңаеннан автойөреш һәм митинг узды 1 июльдә Россиядә истәлекле дата – хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә.4600
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.4900
-
1 июль 2022 - 08:08Дәүләт янгын күзәтчелеге службасы оешуга 95 ел тула 2022 елның 18 июлендә бөтен ил буенча дәүләт янгын күзәтчелеге органнары юбилейларын – Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дәүләт янгын күзәтчелеге службасы оешуга 95 ел тулуны билгеләп үтәчәк.4900
-
1 июль 2022 - 08:06#ЭКОЯЗ2022 район бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде Бәйге төрле номинацияләр буенча узды.2900
-
1 июль 2022 - 08:04Абруйлы җитәкче, миһербанлы кеше Шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтүче Тимерша Хәйрулла улы Әбдриев нәкъ шундыйлардан.3800
-
1 июль 2022 - 08:01Чүпрәле өлкәннәренә катлаулы компьютер да бирешә Чемпионат вакытында катнашучылар төрле биремнәр үтәделәр.3300
-
1 июль 2022 - 07:57Виктор Карабаев: “Кайда гына яшәсәң дә, эшләргә кирәк” Виктор Карабаевның хуҗалыгы Чуваш Бизнәсе авылында шактый иркен мәйданны алып тора.3900
-
29 июнь 2022 - 16:33“КИТАП” радиосы Татарстанның район һәм шәһәрләренә җәйге урам концертлары белән чыгып китте Ул концертлар кайсы шәһәрдә, кайсы районда яисә авылда булырга тиеш?..8000
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.10500
-
28 июнь 2022 - 13:55Чүпрәледә имам-хатыйблар Корбан аена әзерлек эшләре турында сөйләштеләр 9 июль-Корбан гаете.4200
-
28 июнь 2022 - 09:23Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин гражданнарны кабул итәчәк Алдан язылу өчен телефон: 2-20-95.6300
-
27 июнь 2022 - 14:13Чүпрәленең яшь журналистлары "Алтын каләм – Золотое перо" фестивале Дипломы белән бүләкләнде Быел фестиваль 27нче тапкыр узды.7700
-
27 июнь 2022 - 13:33Чүпрәледә эшләүче яшьләрне котладылар Бүләкләү тантанасы Яшьләр көне кысаларында "Чүпрәле" паркында узды.8400
-
12 май 2022 - 21:56Чүпрәледә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 136 еллыгы
-
11 апрель 2022 - 08:28Чүпрәледә “Мунчәли укулары”
-
1 июль 2022 - 19:57Шакир Ягудин Чүпрәледә милли проектлар кысаларында социаль-мөһим объектларның төзелеше белән таныштыДепутатны район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин озатып йөрде.3300
-
1 июль 2022 - 19:25Чүпрәледән 90 яшьлек Әлфия Алимова: "Алабута утыйм, барысын да контрольдә тотам"Әлфия Кыям кызы Алимова озак еллар (32 ел) бозау караучы булып эшли.4100
-
29 июнь 2022 - 16:33“КИТАП” радиосы Татарстанның район һәм шәһәрләренә җәйге урам концертлары белән чыгып китте Ул концертлар кайсы шәһәрдә, кайсы районда яисә авылда булырга тиеш?..8000
-
29 июнь 2022 - 15:39Чүпрәле тармак технологияләре техникумы студентларына дипломнар тапшырылды Быелгы уку елында белем бирү учреждениесен 62 студент тәмамлый.7300
-
1 июль 2022 - 08:08Дәүләт янгын күзәтчелеге службасы оешуга 95 ел тула 2022 елның 18 июлендә бөтен ил буенча дәүләт янгын күзәтчелеге органнары юбилейларын – Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дәүләт янгын күзәтчелеге службасы оешуга 95 ел тулуны билгеләп үтәчәк.4900
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.4900
-
1 июль 2022 - 21:35Чүпрәледә истәлекле дата – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне уңаеннан автойөреш һәм митинг узды 1 июльдә Россиядә истәлекле дата – хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә.4600
-
1 июль 2022 - 19:25Чүпрәледән 90 яшьлек Әлфия Алимова: "Алабута утыйм, барысын да контрольдә тотам" Әлфия Кыям кызы Алимова озак еллар (32 ел) бозау караучы булып эшли.4100
-
1 июль 2022 - 19:25Чүпрәледән 90 яшьлек Әлфия Алимова: "Чүп үләне утыйм, барысын да контрольдә тотам" Әлфия Кыям кызы Алимова озак еллар (32 ел) бозау караучы булып эшли.4000
-
29 июнь 2022 - 21:07"Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган”: Чүпрәледә Әфган сугышында һәлак булган сугышчыларның өйләренә истәлек такталары куелды Акция Татарстан Республикасының хәрби хәрәкәтләр ветераннары, запастагы хәрби һәм башка төр гаскәрләренең хәрбиләре “Ватан калканы” төбәк иҗтимагый оешмасы, Әфган һәм Чечен сугышы, чик буе сакчылары көче белән оештырылды.3900
-
1 июль 2022 - 07:57Виктор Карабаев: “Кайда гына яшәсәң дә, эшләргә кирәк” Виктор Карабаевның хуҗалыгы Чуваш Бизнәсе авылында шактый иркен мәйданны алып тора.3900
-
1 июль 2022 - 08:04Абруйлы җитәкче, миһербанлы кеше Шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтүче Тимерша Хәйрулла улы Әбдриев нәкъ шундыйлардан.3800
-
1 июль 2022 - 08:01Чүпрәле өлкәннәренә катлаулы компьютер да бирешә Чемпионат вакытында катнашучылар төрле биремнәр үтәделәр.3300
-
1 июль 2022 - 19:57Шакир Ягудин Чүпрәледә милли проектлар кысаларында социаль-мөһим объектларның төзелеше белән танышты Депутатны район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин озатып йөрде.3300
-
1 июль 2022 - 08:06#ЭКОЯЗ2022 район бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде Бәйге төрле номинацияләр буенча узды.2900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика