Туган Як
  • Рус Тат
  • Авылда печән өсте

    Метеорологлар 2012 ел җәен коры булыр дип белдергәннәр иде. "Һава торышын әйтүчеләр бер генә ялгыша, әмма көн саен", дисәләр дә, җәйгә булган фаразлары дөреслеккә туры килде кебек. Җәйнең коры килүе, авыл кешесен сагайта, әлбәттә. Мал-туарын кышлыкка азык белән тәэмин итәсе бар бит аның.

    Авыл хуҗалыгы белгечләре печәнлекләрдә печән массасының әллә ни мулдан булмавы турында әйтәләр. Тик шулай да, елга буйларында, болынлыкларда чабарлык печән бар әле. Бу юлларны язганда күз алдына, ирексездән, басу юлыннан җилкәләренә печән бәйләмнәре күтәреп, кыр казлары кебек төзелешеп кайтучы авыл хатыннары килә. Алар-безнең әбиләр иде. Соңрак әти-әниләрнең мотоцикл, ат арбасына болында ук киптерелгән печәнне төяп алып кайтуларын күреп, булышып үстек. Хәзер инде күбебез терлек тә асрамый, асрасак та азык китерүне күмәк хуҗалыклардан, җәмгыятьләрдән көтә башладык. Болынлыкларда чалгы тавышы инде ишетелми диеп тә була-тормыш итү җиңеләя бара бит, нишлисең?!

    Тик шулай да быел чалгыларны эшкә җигү мәслихәттер. Соңгы елларда районда мал-туарның баш саны да артып китте. Җәмгыятьләрдә да терлекчелекне үстерүне хуп күрәләр. Билгеле инде җәмгыятьләр башлап үз хуҗалыкларын азык запасы белән тәэмин итәчәк. Коры җәйне исәпләсәк, азык җитәрме әле, анысы да билгесез. Шуңа да, әллә чалгыларны эшкә җигәбезме, диясем килә. Аяк астында гына күпме печән ята бит...

    Һава торышының эссе һәм җиләс торуы, норма буенча 40 мм булырга тиешле туфрактагы дымның бары тик 14 мм гына тәшкил итүе авыл халкын да, җәмгыятьләр җитәкчеләрен, белгечләрен дә хафага сала.

    Җәйнең беренче аеның икенче яртысын ваклап килүгә дә карамастан, әлегә кадәр печәнне җитәрлек күләмдә әзерли алганыбыз юк. Яңгырларның аз күләмдә, кайбер җирләрдә бөтенләй яумавы исә печәннең тулай массасының аз булуына да тәэсир итте. Шул ук вакытта коры һава торышы игеннәрнең үсүен дә тоткарлап, аларның иртә срокларда башак җибәрә башлавына китерде. Димәк, көзен саламның җитәрлек күләмдә булуына да өмет аз.

    Бүгенге көндә район буенча 2690 тонна печән маллар өчен кышкы чорга, рулоннарда әзерләп куелган. Әлеге сан "Цильна" җәмгыятендә-490, "Шәйморза"да-147, "Чүпрәле-Азык"та-362, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында-1186, "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгында 65 тоннаны тәшкил итә. Район хуҗалыкларында сенаж салу эше дә тулы куәтенә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 6422 тонна сенаж салынган. "Цильна"да-1000, "Чүпрәле-Азык"та-1754, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында 3126 тонна сенаж базларга салынып куелган. Дару үләннәрен әзерләү эше дә хуҗалык-ларда оештырылган һәм район буенча барлыгы 222 тонна итеп әзерләнеп куелган.

    Күпьеллык үләннәрнең беренче катын тиз арада чаптырып, киптерү һәм рулоннарга чорнау, сенаж салуны тизләтү, күпме чыгымнар, хезмәт кертеп үстергәнне югалтуларсыз җыеп алу-бүген иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Урыннарда ике сменалы эш оештыру да әлеге мәсьәләне чишүгә ярдәм итәчәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: