Туган Як
  • Рус Тат
  • Авыл хуҗалыгында вак эш була алмый

    -Атна саен уздырыла торган мондый семинарлар экскурсия ролен генә үтәмәсен, яңалыкны, хезмәтне оештыруның уңай үрнәкләрен үзегез җитәкләгән филиал, җәмгыятьләрдә дә кертегез,-дигән таләп белдерде район башлыгы Александр Шадриков, якшәмбе көнге семинарда. Ә семинарның чираттагысы "Ак Барс-Чүпрәле" филиалында узачак.

    Семинар "Азык-Чүпрәле" агрофирмасының "Дементьево" филиалыннан башланып китте. Әлеге чарага агрофирма директорлары, агрофирма филиаллары, җәмгыятьләр директорлары, зооветслужба вәкилләре, терлекчелек белгечләре чакырылган иде. "Дементьево" базасында сыерларны ясалма орлыкландыру станциясе начальнигы Закирҗан Буркеев чыгыш ясап, терлекчелектә югалган бер көннең еллык хата булып әверелергә мөмкинлеге хакында сөйләде.

    Сыер савучы, терлекчеләрнең киемнәрен генә алыйк. Бер караганда, эшче киеме-сатып алдың-кайтардың-бирдең, кебек. Юк шул, алай эшләмиләр монда: "Цильна"ныкылар икәне әллә кайдан күренеп торсын дип, костюмнарга хуҗалык исемен яздырганнар. Я булмаса сыерларны саф һавада йөрүне алыйк. Шулай ук, вак кына эш кебек. Ә сыер савучыларның малларны кертеп бәйләү вакытында үз группасы сыерын эзләп "җан тире" чыга. Тапканнар бит җаен: кардаларны бер савымчыга беркетелгән 50 сыер йөрерлек итеп бүлеп куйганнар. Әллә ни чыгым да китмәгән, сыер савучыга да уңайлык тудырылган! Боларга өстәп белгечләрнең һәрберсе диярлек "Цильна"да эшнең: сыерларны орлыкландыру, көтүне яңарту ягыннан булсынмы ул, я булмаса ветеринар таләпләргә туры китереп эшләүме-һәрберсен үрнәк итеп куйдылар.

    "Акча түләп чит илләрдә сөт җитештерүнең алдынгы алымнарын эзләп йөрисе дә түгел, янәшәбездә булган шушы хуҗалыкка гына килеп карагыз!"-диде район башлыгы Александр Шадриков та.

    "Цильна"ның әле үзенең катнашазык җитештерү цехы да бар икән. Монда акшары да, жмых та, тоз, мал-туар организмы өчен кирәк булган башка төрле катнашмалар да кайтарып куелган. Терлек алдына салына торган азыкта никадәрле микъдарда бөртек, никадәр төрле катнашмалар икәнлегенә үзләре контрольлек итәләр, районны да үзләрендәге мал-туарга ни кирәклегеннән чыгып төзиләр, димәк.

    Быел гына реконструкцияләнеп, файдалануга тапшырылган сыерлар абзарларын да карадык. Җәмгыять өчен бу абзарларны үзгәртеп коруның берсе 5 млн. сумга төшкән. Азык өстәлләре, сөтүткәргечләр, сөт суыткычлар куелган, лабораторияләр, савымчыларга ял итү урыннары булдырылган. Фермада тагын элеккедән сакланып калган бер нәрсә бар-бу савымчыларның көндәлек эш нәтиҗәсен стенгазетада күрсәтеп бару.

    Барис Гафуров,

    "Цильна" җәмгыяте директоры:

    -Кая, нинди генә семинарга барсам да, яңалык күреп кайтырга һәм шуның иң кулаен үзебездә булдырырга тырышам. Үзгәртеп корган фермаларга немец технологиясе буенча эшләнгән ишекләр куйдык, безгә дә аны республикакүләм үткән семинарда күрсәткән иделәр. Аның уңайлыгы шунда, ишекләр җылытылган һәм ике катлы. Аскы катын ябасың, өске каты ачык кала, бу исә фермада җил йөрү һәм һаваның чисталыгына китерә.

    Быел гына 23 млн. сумнан артыклык техника сатып алдык. Америка ачмыйбыз бит, шундагы һәрберебезнең, һәр звенонының хезмәт нәтиҗәсе бу!

    Айваз Абязов,

    авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигының терлекчелек буенча консультанты:

    -Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан да терлекчелек белгечләренең эшен стимуллаштыру буенча төрле чаралар күрелә. Сентябрь, октябрь, ноябрь айларында, мәсәлән, сөт җитештерү күрсәткечен узган айныкына караганда арттырган, я булмаса киметмәгән товарлыклы-сөтчелек фермалары җитәкчеләренә, зоотехник һәм ветеринария табибына фермадагы мал-туар башыннан чыгып, акчалата түләүләр каралды.

    Сөт җитештерүне киметмәгән ферма мөдирләре бу программага керәләр. "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгыннан, "Ак Барс-Чүпрәле", "Азык-Чүпрәле" агрофирмасында эшләүче ферма мөдирләре, зоотехник, ветеринария табиблары мондый акчалата өстәмәләрне алдылар да инде. Өстәмәләр сыерларның баш санына һәм җитештерелгән сөт күләменә карап бирелә. Иң аз дигәне дә 8500 сум.

    Эшләгәнгә-бар, дип әйтәсем килә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: