Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле авыл хуҗалыгы белгечләре чираттагы семинарда терлекчелек юнәлешендә куелган мәсьәләләр хакында сөйләштеләр

    Терлекчелек мәсьәләләренә багышланган семинарның чираттагысы 17 октябрьдә "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Матак, Шланга һәм Мунчәли филиалларында үтте.

    -Терлекчелек тармагын рентабельле итү проблемаларына багышланган семинарларда күрсәтелгән алдынгы тәҗрибәләрнең, алымнарның иң отышлылары һәр хуҗалыкта да, филиалда да кертелсен иде. Бүгенге базар шартларында хуҗалыкларга яңача яшәргә өйрәнерегә күптән вакыт. Бары тик шул очракта гына авыл хуҗалыгы тармаклары яшәп калачак,-диде семинарны ачып Александр Шадриков.

    Семинарда катнашучылар башлап Матак филиалында сыерларны бозаулату, сөт блогы, яшь бозауларны асрау бүлекләрендә булып, биредә эшнең куелышы белән таныштылар.

    Районның баш ветеринар табибы Марс Вәлиев семинар-киңәшмәдә чыгыш ясап, хуҗалыкларда маллардан алынган биохимик анализ нәтиҗәләренә, маститка тикшерүләрнең үзвакытында үткәрелү кирәклегенә тукталды. Биохимик анализ нәтиҗәләре малларның организмында каротин җитмәвен ачыклаган. Шуңа да баш ветеринария табибы малларның рационын төрләндереп, каротинга бай булган азыклар бирү кирәклегенә басым ясады. Үзвакытында ачыкланмаган мастит авыруы исә соңыннан яшь үрчемне зарарлый.

    -Биохимик анализ ясау да, маститка тикшерү дә гади генә нәрсәләр кебек. Әмма вакытында үткәрелмәсә, эшнең нәтиҗәсе булмаячак, чөнки авыл хуҗалыгында һәр эш бер-берсенә тыгыз бәйләнгән,-диде Марс Вәлиев.

    Закирҗан Буркеев үз чыгышында:

    -Хәзер инде без икенче ел өчен эшлибез. Быел каплаткан сыерлар икенче елга бозаулаячак,-диде ул. Беренчедән, яшь үрчем булса, икенчедән, бар витаминнарга да бай булган рацион нигезендә ашатылган яңа бозаулаган сыер мул сөт бирәчәк. Ә сөтнең бәясе артканы һәркемгә мәгълүм, менә кайда ул эшчеләрнең хезмәт хакын түләүгә акча, диде. Һәм партия әгъзалары алдында торган бурычларга тукталды. "Иң мөһим бурыч һәм максат-районда яшәү дәрәҗәсен күтәрү, һәрбер чүпрәлеленең иминлеген тәэмин итү",-диде ул.

    Конференциядә Зур Аксу җирлеге башлыгы Алексей Храмов, Дмитрий Второв, Вадим Аржаков чыгышлары да тыңланды.

    -Сөт алыштыргачларын (ЗЦМ), пристартерларны, макро һәм микро элементларга бай булган углеводлы-минераль комплекслары җәмгыятьләрдә һәм агрофирма филиалларында сатып алына, әмма алар складларда гына ятмыйча, барлык технологияләре дә үтәлеп, кулланылсын иде,-диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов.

    -Буаз сыерларның рационы моно-кальций-фосфат кебек минераль матдәләргә бай булырга тиеш. Бары тик шул очракта гына без сәламәт яшь үрчем алуга өметләнә алабыз. Көтүне яңарту, савылган сөтнең сыйфатын яхшырту өстендә дә һәрдаим эш алып бару кирәклегенә басым ясалды семинарда.

    Шланга филиалында сыер савучыларга стимул буларак, малларның чисталыгы өчен аерым түләү каралган. Һәм, әлбәттә, нәтиҗәсе дә бар, сыерларның өсте чиста, аслыкларна салам түшәлгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: