Әминә, Милена һәм Радель -Чүпрәледә елның беренче сабыйлары
Район үзәк хастаханәсенең балалар табу бүлегендә 2017 елның 4 январенда берьюлы өч сабый бала дөньяга аваз салды. Традиция буенча, район ЗАГС бүлегендә ел башында туган беренче балаларны тантаналы шартларда теркәү узды.
Бәхетле гаиләләрне котларга дип район башлыгы Александр Шадриков килгән иде.
-Гаиләдә бала туу олы шатлык. Балаларыгыз исән- имин үсеннәр, сезгә киләчәктә бары тик шатлык китерсеннәр, уңышлары белән сөендерсеннәр. Районыбызның данлыклы шәхесләре булып ирешүләрен теләп калам,-диде Александр Шадриков һәм әти-әниләренә балаларның туу турындагы теркәү таныклыгы белән бүләкләр дә тапшырды.
Беренче булып, Иске Чүпрәле авылында яшәүче Шәриповлар гаиләсендә нәни кызчык туган, аңа Әминә дип исем кушканнар. Икенче булып, Яңа Уби авылыннан Дергуновлар гаиләсендә Милена исемле кыз бала дөньяга килгән. Өченче булып исә Яңа Чүпрәле авылында яшәүче Шәрәфетдиновлар гаиләсендә ир бала туган, аңа әти-әниләре Радель дип исем кушканнар.
Район ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлсирә Галләмова әйтүенчә, ел башында бер көнне берьюлы өч баланың туу соңгы елларда күзәтелмәгән. Гомумән алганда, 2015 елда районда 175 бала туган, шуның 13е декабрь аенда дөньяга килгән.,
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев