Туган Як
  • Рус Тат
  • Алешкин-Саплык авылына - 400 ел

    Һәр кешенең кече Ватаны бар. Язмыш кайларга гына илтеп ташламасын, туган җире аның күңелендә һәрчак саклана, йөрәге түрендә йөри. Аны онытырга һич тә мөмкин түгел, чөнки анда ата-бабаларыбыз җирләнгән.

    Алешкин-Саплык-үзенчәлекле авыл. Аның белән чуваш халкының бер өлеше һәм бөтен Россиянең үсеш тарихы ты-гыз бәйләнгән. Валентин Макаровның "Төбәгебезнең һәм Алешкин-Саплык авылының үткәне" тарихи-этнографик китабыннан мәгълүм булганча, дүрт гасыр элек бирегә өч гаилә килеп урнашкан, ун ел үтүгә гаиләләрнең саны унсигезгә җиткән. 1811 елда Алешкин-Саплык белән янәшәдә генә Татар Саплыгы авылына нигез салына һәм шушы ук елны монда унбишләп гаилә килеп урнаша. 400 еллык тарихы булган әлеге авылларда бүген өч йөзгә якын йорт бар. Биредә чуваш, татар һәм рус милләтеннән булган халык бер гаилә булып тигез, матур гомер кичерә. Әлбәттә, авылның барлыкка килү чорын билгеләүдә урындагы тарихчыларның хезмәте зур урын тота. Шушы максатта 40 елдан артык туктаусыз эзләнүләр алып барган һәм архив документларын өйрәнеп китап бастыру бәхетенә ирешкән, төбәкне өйрәнүче, тарихчы Валентин Федорович Макаровның тырышлыгы бәяләп бетергесез. Китапның әһәмиятен якташыбыз, тарих фәннәре кандидаты, Казан федераль (педагогика) университеты профессоры, ТР Мәгълүматлаштыру академиясенең действительный әгъзасы Иршат Гафаров һәм чуваш төбәкләрен өйрәнү союзының мактау-лы рәисе Виталий Станьял югары бәяләделәр. 2012 елның 23 мартында аңа шушы китабы өчен "Чуваш этнокультурасының мактаулы эшлеклесе" дигән исем бирелде. ...400 ел. Тарих өчен бу зур чор. Шушы вакыйга уңаеннан саплыклылар авыл көнен зурлап үткәрделәр.

    Бәйрәм нәкъ сабан туендагыча барды. Туган авылыннан чыгып китүгә күп еллар үткән, хәзер инде Россиянең төрле төбәкләрендә гомер итүләренә дә карамастан авыл кешеләре туган якларын сагынып кайт-каннар. Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм Ульяновск шәһәренең Засвияжск районы җитәкчесе Александр Шадриков авыл хезмәтчәннәрен һәм килгән кунакларны ихлас күңелдән котладылар.

    Бәйрәмчә бизәлгән мәйданда милли чуваш моңы яңгырады, район мәдәният йорты һәм авылның сәнгать осталары уртага чыгып бер-бер артлы җырлар башкарды, тамашачылар аларны көчле алкышларга күмде. Аннан соң авылның танылган шәхесләре, хезмәттә фидакарьлек күрсәтүчеләр хөрмәтенә концерт номерлары багышланды. Авыл җирлеге башлыгы Петр Артемьев бәйрәмне оештыруда матди ярдәм күрсәтүчеләргә Рәхмәт Хатларын тапшырды. Тантаналы өлештән соң, мәйдан уртасында кыюлар һәм җитезләр өчен төрле уеннар башланып китте. Ир-егетләр гер күтәрүдә, турникта тартылуда һәм кул көрәш-терүдә көчләрен сынасалар, балалар өчен дә уеннар җитәрлек оештырылган иде. Күзләрне бәйләп уенчыклар кисү, капчык киеп йөгерү, көянтәгә сулы чиләкләр асып узышу, таяк белән сугып чүлмәк вату, катык эченнән акча эзләү, аркан тартышу, милли көрәш, футбол кырында җитезлек күрсәтү кебек уеннар барлык тамашачы күңеленә дә хуш килде. Җиңүчеләргә саллы гына бүләкләр дә тапшырылды. Спорт уеннары белән берүк вакытта, сәхнәдә Чабаксар шәһәреннән килгән популяр җырчылар концерты башланды. Бу бәйрәмдә катнашучы авыл халкы да, кунаклар да чын мәгънәсендә истә калырлык тамашаның шаһиты булдылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: