Алдынгы Чүпрәле комбайнчылары
"Ак Барс- Чүпрәле" агрофирмасында бик тату берничә дистә комбайнчы эшли. Аларның барысы да төрле авыллардан һәм элек елларда үзләренең мөстәкыйль хуҗалыкларында эшләгәндә дә алдынгы урыннар тоткан игенчеләр. Шуңа күрә мондагы комбайнчылар арасындагы ярышның никадәр киеренке шартларда баруы турында искәртеп торасы да юк. Петр Архипов Яңа Элмәле авылы егете. Быел урып-...
"Ак Барс- Чүпрәле" агрофирмасында бик тату берничә дистә комбайнчы эшли. Аларның барысы да төрле авыллардан һәм элек елларда үзләренең мөстәкыйль хуҗалыкларында эшләгәндә дә алдынгы урыннар тоткан игенчеләр. Шуңа күрә мондагы комбайнчылар арасындагы ярышның никадәр киеренке шартларда баруы турында искәртеп торасы да юк. Петр Архипов Яңа Элмәле авылы егете. Быел урып- җыюда 18 нче сезонын эшли. Элек тә лидерлар сафында барган комбайнчы үзенең "Нью- Холланд" кыр корабы белән 18 мең центнердан артык ашлык суктырды. -Тугыз ел рәттән беренче урында булдым. Быелгысында да сынатасы түгел иде,"- ди Петр Иванович. Беренче күнекмәләрен ул "ДОН- 1500" штурвалы артында алган. 2014 елда республиканың Кукмара районында үткәрелгән яшь комбайнчылар ярышында катнашып өченче урынны яулаган. Хезмәт тәҗрибәсенең шактый икәнлеге күренеп тора. Ә җиңү өчен беренче чиратта осталык, тәҗрибә һәм уңганлык кирәк. Петр Иванович киң профильле механизатор. Комбайннан тыш теләсә нинди техниканы да эшләтә белә. Чәчү һәм туңга сөрү кебек җаваплы эшләрне дә аңа ышанып тапшыралар.
Александр Юркин Городище авылыннан, 2002 елдан бирле "Игенче" дигән мактаулы исемне йөртә. Төрле маркадагы кыр корабларында чыныгу алган. Бүген чит илдә эшләнгән "Нью- Холланд" комбайнында район басуларын иңли. 17000 центнерга якын ашлык суктырып алдынгылар рәтендә бара. Чынлап әйткәндә, бүген ашлык басулары зур спорт аренасын хәтерләтә. Комбайнчылар бер генә минутны да югатырга теләмиләр. Александр Николаевич та хезмәттәшләренең җитезлегенә сокланып туя алмый. Бу ак көнләшү. Ипи язмышын бүген башкача хәл итеп тә булмас иде. -Комбайнны кышкы саклауга куйгач куатле "К- 700" маркалы тракторга утырам. Ел саен бөртекле ашлык культуралары чәчүдә катнашам. Үзем чәчкән игенне җыеп суктырудан да олы бәхет бармы икән ул?,"- ди алдынгы механизатор. Әлеге игенчеләр район җитәкчелеге тәкъдиме белән район газетасы битендәге мактау тактасына кертелделәр. Уңышлар юлдаш булсын, хөрмәтле урак батырлары!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев