Туган Як
  • Рус Тат
  • Аксакаллар фикеренә таяну мөһим

    Ветераннарның чираттагы VI отчет-сайлау республика конференциясен ачканда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов: "Бүген бирегә республиканың югары җәмгыять вәкилләре, һәр территориянең активистлары җыелган. Без сезнең сүзегезгә колак салып кына калмыйбыз, һәрвакыт сезнең сүздән чыкмаска тырышабыз. Сез сикәлтәле гомер юлы узып, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган шәхесләр. Сезнең һәр сүзегез, тәкъдимегез халык өчен...

    Әлеге форум ветераннар хәрәкәтенә һәръяклап, сизелерлек этәргеч ясады. Анда әйтелгән фикерләр һәм тәкъдимнәр урыннарда кат-кат анализланды, пленумнарда һәм утырышларда өйрәнелде, аның карарлары буенча эш планнары төзелде.

    -Ветераннарның республика советы тарафыннан олы яшьтәгеләрнең социаль-көнкүреш шартларын яхшырту һәм аларны актив җәмәгать тормышына җәлеп итү буенча гаять зур эшләр башкарыла. Отчет чорында республика оешмасының бөтен эшчәнлеге Россия Федерациясенең 1995 елның 12 январенда кабул ителгән 5 нче номерлы "Ветераннар турында"гы законын үтәүгә, өлкән буынның социаль-икътисадый мәнфәгатен яклауга, тормышның сыйфатын күтәрүгә һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлдерелде,-ди ветераннарның район советы башлыгы Фиркать Җәлалов. Татарстан ветераннары советының эш тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан Свердловск, Пермь, Волгоград, Пенза, Ульяновск шәһәрләреннән һәм Мордовия Республикасыннан делегатлар килгән. Республиканың урыннардагы ветераннар советлары җитәкчеләре һәм активистлары Мәскәү, Тверь, Волгоград һәм Идел буеның башка шәһәрләрендә булганнар, андагы эшләрнең куелышын өйрәнгәннәр. Соңгы елларда республика советы президиумы утырышларын, семинарларны һәм киңәшмәләрне күчмә формада оештыру матур гадәткә керде. Шундый утырышлар Яшел Үзән, Югары Ослан һәм Буа районнарында булып үтте. Әлбәттә инде, анда безнең район ветераннары советыннан да делегация катнашты. 2011 елның 30 июненьдә республиканың шундый утырышы Чүпрәле муниципаль районында үтте. Районыбызга кунак булып килгән 40 тан артык делегация район ветераннары советының эшен үз күзләре белән күрде, республикабызның ерак бер почмагында эшчәнлек алып баручы ветераннар советының шәһәрнекеләрдән һич тә ким эшләмәвенә инанды.

    Чыннан да, соңгы елларда районда пенсионерларга, сугыш һәм хезмәт ветераннарына карата игътибар нык артты. Алты меңнән артык пенсионерның һәркайсы торак белән тәэмин ителгән һәм барлык социаль хезмәтләрдән дә тулы файдалана. Ярдәмчел шәхси хуҗалык алып бару өчен бөтен шартлар да тудырылган. Соңгы ике ел эчендә генә дә 353 Бөек Ватан сугышы ветеранына һәм тыл калган солдат хатыннарына яңа фатирларның ачкычлары тапшырылды. Район үзәгендәге һәм Борындык станциясендәге, нигездә пенсионерлар яши торган ике катлы ике йортка капиталь ремонт үткәрелде.

    -Район халкын социаль яклау идарәсе хезмәткәрләренә дә ихлас рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Үткән елда гына да алар тарафыннан 306 ветеранга һәм пенсионерга 1 миллион 300 сум күләмендә материаль ярдәм күрсәтелде. Бер кешегә ул уртача 4000 сумны тәшкил итте. Әлеге акчалар фатир ремонтлауга һәм газ мичләре сатып алуга тотылды. 146 ветеран һәм инвалид үзләренең сәламәтлекләрен санаторийләрдә, профилакторийләрдә ныгытты. Районда өлкән яшьтәгеләрне компьютерга өйрәтү эше киң колач алды. Бүгенге көндә дүрт гомуми белем бирү мәктәбендә һәм 90 номерлы һөнәри училищеда 100 дән артык пенсионер шушы техниканы үзләштерә. Тормыш закончалыгы шундый ул, кеше өлкәнәя барган саен аның ихтыяҗы да арта бара. Көндәлектә килеп туган проблемаларын урыннарда хәл итә алмаган өлкәннәр безгә шалтыратырга яисә килеп китәргә мәҗбүр булалар. Андыйларга карата һич тә битараф була алмыйбыз. Кайбер өлкәннәребезнең нинди йортларда яшәвен дә яхшы беләбез. Мәчетләргә, чиркәүләргә йөрмәүче һәм үзенә ябылып яшәүче картлар белән эшләү һәм аларның тормышын рухи яктан баету өчен файдалы алымнар куллану юлларын эзлибез. Ветераннар советының ишеге һәрчак ачык, гозер белән килүчеләрне кабул итү өчен җаваплы кешеләр билгеләнгән,- дип дәвам итә сүзен Фиркать Сабирович.

    Ил азатлыгы өчен үзләреннән лаеклы өлеш керткән һәм тыныч тормышта фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәткән абый- апаларны Бөек Җиңү көннәрендә хөрмәтләү гадәте ел саен дәвам итә. Үткән ел шундый 723 кешене чәй өстәле артына кунакка чакырганнар, ашамлыклар җыелмасын бүләк иткәннәр. Мәскәү өчен сугышларда катнашкан 4 ветеранга Мәскәү мэры Сергей Собянин исеменнән килгән бүләкне район башлыгы Тимур Нагуманов тапшырган. Үткән 2011 елда 1200 ветеран, пенсионер хастаханәгә ятып, дәвалану алган.

    Әле шушы көннәрдә генә ветераннар советы президиумының чираттагы утырышы булды. Анда сүз, нигездә, ветераннар хәрәкәтенә 25 ел тулуга багышланды. Районда ветераннар советының беренче җитәкчесе булган Абдулла Абязовны, аннан соң ул тынгысыз хезмәтне озак еллар дәвам иткән Зәки Хәлиуллинны искә алдылар.

    ...25 ел. Ул зур тарихның башлангыч чоры гына әле. Шуңа да карамастан, ветераннар хәрәкәте үзенең көчен күрсәтергә дә өлгерде. Бигрәк тә сугыш каһарманнарының исемнәрен мәңгеләштерү, яу кырында башларын салган якташларыбызны барлау һәм аларның гаиләләренә мөмкин кадәр кадер-хөрмәт күрсәтү эшен дәүләт күләменә күтәрделәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: