Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Акчарлак" лагерында юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләре көне үтте

Җәй- иң матур чор. Балалар каникулларда, төрле лагерьларда ял итәләр, сәламәтлекләрен ныгыталар. Район "Акчарлак" балалар лагерында да бүгенге көндә өченче сменада 83 бала ял итә.

Лагерь тормышы үзенә бер күңелле, биредә балаларның ялларын кызыклы һәм файдалы итәр өчен төрле чаралар үткәрелә. 26 июль көнне биредә Юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләре көне үтте. Әлеге көн уңаеннан "Акчарлак" балалар-сәламәтләндерү лагерында ял итүче балалар белән очрашуга район эчке эшләр бүлеге ветераннары Иван Чамин, Фариз Шакиров, Казан шәһәре "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсенең Буа бүлеге начальнигы Анна Сергудаева, райондагы ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев килгән иделәр.

Чара юл йөрү кагыйдәләренә багышланган видеоролик күрсәтү белән башланып китте һәм балаларның чыгышлары белән дәвам итте. Аннан соң балалар һәм килгән кунаклар ике командага бүленеп "Юл йөрү кагыйдәләре-2017" темасы буенча тест-сорауларга җаваплар бирделәр.

Килгән кунаклар Иван Чамин, Фариз Шакиров, Айрат Хуҗиев балалар алдында чыгыш ясап, үзләренең хезмәтләре турында сөйләделәр, юл йөрү кагыйдәләрен белүнең мөһимлеген ассызыкладылар.

Чараның икенче өлешендә исә балалар Дельфиннар, Китлар, Карасьлар командаларына бүленеп көч сынаштылар. Биремнәр бик кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырылган иде. Өлкән вожатый Сергей Мутин бәйрәмне бик оста алып барды, биредә бер генә бала да тик тормады, командалар ярышканда, җанатарлар аларга көч биреп, ярдәм итеп торды.

Соңыннан Анна Сергудаева чарага нәтиҗә ясап, балаларга Казан шәһәре "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсенең Буа бүлеге тарафыннан бүләкләр тапшырды. Бәйрәм соңында килгән кунаклар балалар белән истәлеккә фотога да төштеләр.

ФОТОРЕПОРТАЖны ссылкага басып карый аласыз

День правила дорожного движения в ДОЛ "Чайка"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Акчарлак" лагеры