Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әбунәчебезгә -“Татмедиа” бүләге

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте журнал-газетага язылучылар арасында күркәм традициясен «Язылган өчен телевизор» бәйгесе оештыруын дәвам итә. Быелгы җиңүчеләр арасында Марс урта мәктәбе мөгаллиме Радик Якупов та бар. Әйтергә кирәк, әбунәчебезнең бу җиңүе беренче түгел. Үткән елгы язылу чорында да ул конкурста катнашып, бүләкләргә лаек булган иде.

- Үземне белә башлаганнан бирле безнең гаиләдә һәрвакыт район газетасы укыла иде, аңа язылмый калганыбыз булмады. Элегрәк "Яңа юл" дип аталган район хәбәрләрен җиткереп торган газетаны бик көтеп ала идек. Хәзер дә "Туган як" район газетасы белән бергә «Татмедиа» җәмгыятенең мөгаллимнәр өчен кирәкле басмаларына язылам. Бәйге турында да газетадан быел да карап бардым, янә үземне сынап карарга булдым. Киләсе елларда катнашырга исәп, телевизор отып булмасмы", - ди елмаеп даими укучыбыз Радик Якупов.

Радик әфәнде үрнәгендә сез дә үз бәхетегезне сынап карагыз, хөрмәтле укучыларыбыз. Ә без "Татмедиа" тарафыннан уздырылучы мондый акцияләр турында сезгә газетабыз аша хәбәр итеп торачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев