Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

24 март-Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне

Флюорография ни өчен кирәк? Флюорография сүзенең ни аңлатканын һәм ни өчен аны үтү кирәклеге турында бүген һәркем беләдер. Флюорография үтү туберкулез авыруын әле бернинди билгеләр сизелмәгәндә үк, иртә стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә. Мисал өчен, иртә стадиядә туберкулез бернинди билгеләрсез үтәргә мөмкин, ә инде йөткерү, хәлсезлек, тән температурасы күтәрелү кебек билгеләрне...

Флюорография тикшерүе үтү-ул тиз һәм куркынычсыз, бернинди авыртусыз процедура. Тикшерү үткән вакытта сезнең тәнегез рентген аппараты һәм пленкасы арасында була. Сез тирән сулыш аласыз һәм сулышыгызны берничә секундка туктатып торасыз. Сулышны туктатып тору сезнең үпкәләрегезне һәм йөрәгегезне чиста төшерергә мөмкинлек бирә. Тикшерү үтү вакытында ясалган снимокны табиб-рентгенолог тикшерә. Ул йөрәкнең күләме һәм формасы үзгәрүгә аеруча игътибар бирә. Чөнки әлеге билге йөрәкнең җиткелекле эшләмәве, йөрәк турысында сыеклык барлыкка килү, бер яисә берничә клапанда проблемалар барлыкка килү турында белдерергә мөмкин. Флюорография тикшерүе йөрәктә һәм кан тамырларында кальций барлыгын да билгели ала. Бу исә йөрәк клапаннарына, коронар артерияләргә, йөрәк мускулларына яисә саклагыч сумкаларга зарар килүе турында сөйли.

Табиб-рентгенолог үпкәләрегездәге авыруны яисә аномаль күренешләрне ачыклый ала. Үпкәләрдә туберкулез, саркадиоз, үпкәдәге яман шеш авыруын ачыклауда флюорография тикшерүенә тиңнәр юк. Флюорография үтү, шулай ук, сөяк патологиясен, сөт бизләрендәге үзгәрешләрне дә ачыкларга ярдәм итә.

Флюорография тикшерүе 15 яшьтән башлап үткәрелә башлый. Һәр кеше дә үз сәламәтлеген кайгыртып, әлеге тикшерүне елына бер тапкыр үтәргә тиеш. Әлбәттә, пациентның йөткерүгә, тын кысылуга, хәлсезлеккә зарлары булган очракта кичекмәстән тикшерү үтәргә кирәк булачак. Туберкулезның ачык төре белән авыручы кеше янында яшәгәндә исә ярты елга бер тапкыр флюорография тикшерүе үтәргә кирәк.

Сулыш органнары, ашказаны һәм унике илле эчәк җәрәхәте, гастрит, шикәр диабеты, алкоголизм белән хроник авырулар, күп тәмәке тартучылар флюорография тикшерүен елына ике тапкыр үтәргә тиешләр.

Хәзерге вакытта санлы флюорография дә кулланыла. Санлы флюорография үткәндә нурланыш дозасы 4-5 мәртәбәгә кими. Санлы аппаратта флюорграфия үткәннән соң ук снимок-рәсем чыга. Авыру турындагы мәгълүмат базага кертелә.

Без барыбыз да флюорография профилактикасы турында беләбез. Әмма бу туберкулезга каршы прививка түгел, анардан соң иммунитет барлыкка килми. Тикшерүне регуляр рәвештә һәр елны үтеп торырга кирәк. Шуңа да флюорография тикшерүенә җитди карарга кирәк. Аеруча бүгенге катлаулы эпидемиологик хәлдә. Нәкъ менә флюорографик тикшерүләр генә туберкулез авыруының башлангыч стадиясендә үк ачыкларга мөмкинлек бирүен онытмасагыз иде, хөрмәтле райондашлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне