Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • 2030 елда Чүпрәле районы нинди булачак?

    Шушы көннәрдә район Советы утырышы булды. Депутатлар икенче укылышта Чүпрәле районының 2030 елларга кадәрге үсеш стратегиясе программасын кабул иттеләр.

    Программа үз эченә районның барлык тармакларын алса да, төп блоклар булып Мәгариф, Сәламәтлек саклау, Мәдәният, Авыл хуҗалыгы тора. Һәм бу юнәлешләрнең барысы да утырышта аерым-аерым тикшерелде. Тармак җитәкчеләренең 2030 елга кадәр үз структураларын ничек күзаллаулары һәм нинди бурычлар куюлары анализланды.

    Район бюджетының да керем ягы елдан-ел тулылана бара. Бу турыда район финанс-бюджет палатасы рәисе Равия Нуртдинова хисап тотты. Районда күп эшләр җирле бюджет акчалары хисабына да башкарыла хәзер.

    Чүпрәле районының 2030 елларга кадәрге үсеш программасы белән интернетта да танышырга мөмкин. 365 биттән торган документ кабул ителде, анда язылганнарны тормышка ашырасы гына калды. "Туган як"ның киләсе саннарында әлеге документ - туган җиребезнең киләчәге ничек күзаллануы турында тулырак таныштырырбыз.

    Район башлыгы Александр Шадриков җитәкчелегендә, үзе өйрәнеп, шулай булачагына ышанып, дәлилләргә, районның байлыкларына, кешеләренә, кадрларга нигезләнеп, бертөркем белгечләр белән бергәләп уйланылып, төзелгән план Татарстан күләмендәге министрлыкларда да өйрәнелде, хуплау да тапты. Һәм республиканың башка районнарына да Чүпрәленең үсеш планын өйрәнергә һәм шуңа охшашлыны, әмма үз җирлекләренә яраклаштырып, төзергә тәкъдим ителде. Бу уңайдан Казан федераль университеты галимнәре һәм республиканың Икътисад министрлыгы вәкилләре белән берлектә Иделаръягы зонасына кергән районнар өчен безнең район базасында семинар-киңәшмә үтте. Анда районнарның үсеш стратегияләре беренче тапкыр укылды.

    P.S. Район территориясендә "Чүпрәле" җитештерү паркы да, көннәрдән-беркөнне, тулы куәтенә эшли башлаячак. Һәм моңа тагын да ышаныч артты. "Чүпрәле" җитештерү паркының бүгенгесе, киләчәге турында Россия күләмендә дә беләләр хәзер. Проект Россия Федерациясе икътисад министрлыгында якланды һәм комиссия тарафыннан хупланды. Һәрбер эш планда каралганча, өмет иткәнчә барса, проектны тормышка ашыру өчен районга федераль үзәктән 120 миллион сумнан артык акча бүленергә тиеш. Бирсен, Ходай, дип телик!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: