Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • 2016 елда Чүпрәле районында өч белем учреждениесе капиталь төзекләндереләчәк

    Агымдагы елда Чүпрәле районының мәгариф системасына караган Иске Кәкерле урта мәктәбе, Яңа Чүпрәледәге башлангыч сыйныф-ясле-бакча һәм Яңа Борындык башлангыч сыйныфлар биналарында капиталь төзекләндерү эшләре бара. Якын көннәрдә аларны төгәлләү бурыч итеп куелган. Республика программасы буенча башкарылачак әлеге эшләр өчен районга 26 миллион 440 мең сум акча бүлеп бирелгән.

    Яңа Чүпрәле авылындагы башлангыч мәктәп-ясле-бакча мөдире Роза Җамалетдинованың әйтүенә караганда, әлеге бина моннан дүрт дистә елга якын элек файдалануга тапшырылган. Күп еллар үтүгә дә карамастан, аны капиталь төзекләндерү буенча әллә ни зур эшләр башкарылмаган. Эчке яктагы ишек-тәрәзә, идән- түшәмнәр череп тәмам яраксызга чыккан. Кыш айларында, бигрәк тә җилле көннәрдә сабый балалар бүлмәләрендә тиешле температура режимы сакланмаган. Республика җитәкчеләренең шундый биналарны капиталь төзекләндерү өчен махсус программа кабул итүләре бик тә урынлы.

    Казан шәһәренең "Созидание" төзелеш компаниесе эшчеләре берничә йөз квадрат метрлы бина эчендә, элек күз алдына да китерә алмаслык иттереп төзекләндерү эшләре алып баралар. Уйнау, йокы һәм уку өчен заманча заллар, аш-су әзерләү блогы һәм ашханә, җылылык системалары, чишенү-киенү бүлмәләре балалар һәм аларның әти-әниләре күңеленә хуш килми калмас. Бинаны шулай ук суүткәргеч магистральгә тоташтыру, канализация һәм вентиляция ясау, стеналарны штукатуркалау эшләре бүген кызу темпларда дәвам итә. Түбәне дә матур иттереп профнастил белән каплап куйганнар. Территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү дә көн тәртибенә куелган. Гомумән, тиздән балалар якты һәм җылы ясле-бакчага аяк басарлар, дип ышанасы килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: