Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • 2015 елның биш аенда Чүпрәледә 59 бала дөньяга килгән, 173 кеше үлгән

    Райондагы демографик хәл кискен булып калуында дәвам итә. 2015 елның биш аенда 59 бала дөньяга килгән, 173 кеше үлгән.

    Туучылар аз, үлүчеләр күп

    Бүген Чүпрәле районында 23 меңнән артык кеше яши, ел саен 400гә якын райондашыбыз бакыйлыкка күченә. Үткән 2014 елда да Чүпрәледә 401 кеше вафат булган, нибары 177 бала туган(!). Демографик вәзгыятьнең бу юнәлештә дәвам итүе район җитәкчелегендә дә борчу тудыра, хәер үз төбәгенең киләчәген кайгырткан һәркемнең моңа җаны әрнидер.

    Район мәдәният йортында медицина хезмәткәрләренең чираттагы утырышында да әлеге мәсьәләләрне уртага салып, сөйләшергә тырыштылар.

    Район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Иосиф Кукушкин, агымдагы елда вафат булган чүпрәлеләр арасында 17 кешенең хезмәткә яраклы булуын әйтеп үтте. Бары тик шуларның өчесе генә каты авырудан (яман шеш) үлүен белдерде.

    -Быелгы үлем очракларын анализлап карасак, беренче урында кан әйләнеше системасының бозылу очраклары тора (79), икенче урында 39 очрак-төрле симптомнар, өченче урында сулыш юллары авырулары, аннан соң төрле җәрәхәтләр, агуланулар һәм башкалар. Үлем очраклары арасында эчкечелеккә бәйлеләре дә бик күп. Кызганычка каршы, агымдагы елның биш аенда ике яшь бала үлеме дә теркәлгән. Күбесе үлем очракларын кисәтеп тә булыр иде мөгаен, әгәр дә кешеләр үз сәламәтлекләрен алдан кайгыртып, медицина хезмәте күрсәтүенә мөрәҗәгать итсәләр. Без, кешеләр, берәр җиребез авыртып китсә, "узар әле" диеп белер-белмәс дарулар эчәбез, ә болар барысы да аяныч нәтиҗәләргә китерә,-дип борчылуын белдерде баш табиб урынбасары.

    Агымдагы елда үлемнәрнең иң күп очрагы Иске Чүпрәле авылында теркәлгән-35, икенче урынны Иске Кәкерле авыл җирлегендә били, анда-16 кеше вафат булган, нибары бер бала туган. Ел башыннан алып, бүгенге көнгә кадәр бер генә бала да тумаган авыллар да бар.

    Республика күрсәткечләренә килгәндә исә, соңгы биш айда Татарстанда 1000 кешегә уртача үлем очрагы 12,6 ны тәшкил итә. Муниципаль берәмлекләр арасындагы күрсәткечләрдә Чүпрәле районы үлем дәрәҗәсе югары булган территорияләрдән санала, 1000 кешегә 17,6 үлем очрагы туры килә. Шулай ук, туучылар саны буенча да Чүпрәле соңгы урынны били, 1000 кешегә нибары 7,7 бала.

    Диспансеризация авыруларны ачыкларга ярдәм итә диләр дә...

    Дәүләт тарафыннан бушлай уздырыла торган диспансеризацияне-ягъни сәламәтлекне тикшертү чарасын да теләп үтмиләр чүпрәлеләр. Соңга калып ачыкланган авыруны тулысынча дәваларга мөмкин булмаганны табиб-терапевт Илгизәр Хөснетдинов та ассызыклады.

    -Бүгенге көнгә район халкының 54 проценты гына диспансеризациянең беренче этабын узды. Коршангы-Шигали, Задур, Иске Чокалы, Татар Төкесе кебек аз санлы авыллар 80 процент диспансеризация узса, хезмәткә яраклы булган ир-атлары, хатын-кызлары яшәгән зур авыллар исемлекнең соңгы рәтен били. Әйтик, районга янәшә үк торган Алешкин-Саплык, Чуваш Чүпрәлесе авылларында яшәүчеләр диспансеризация үтүне кирәк дип санамыйлар. Татар Бизнәсе, Шланга авыллары бөтенләй 20 процент табибларда тикшеренү үткән килеш торалар. Әмма монда да диспансеризация үтүчеләрдә авыруларның әллә ни ачыкланмавы, ягъни икенче этап тикшерүгә чыгарылмавы, диспансеризация тиешле рәвештә үткәрелә микән дигән шик тә тудыра.

    716 сумга күпме дару алырсың?

    Районда 3000нән артык социаль пакет җыелмасына хокукы булучыларның 2000нән артыгы аннан баш тартып, акчасын гына ала. Бу тулаем күрсәткечнең 70 якын проценты. Биредә шунысын да әйтергә кирәк, социаль пакет җыелмасында даруларга 716 сум акча каралган. Математика белеме әлләни югары булмаган кеше дә, бүген даруханәдә 716 сумга бары тик бер, ике дару алып булачагын исәпли ала. Баш табиб урынбасары Илгизәр Хөснетдинов, әлеге уңайдан, авыру бүген-иртәгә көчәеп тә китәргә мөмкин, ә дарулар бик кыйммәт тора, шуңа да социаль пакет җыелмасыннан баш тартыр алдыннан уйланырга киңәш итте. "Сәламәтлекне бернинди акча белән дә тиңләп булмый", диде табиб. Мисал итеп, быел гына да 10 меңнән артык рецепт нигезендә 4 миллион сумннан артып киткән дарулар язылганлыгын китерде.

    Ходай тарафыннан бирелгән олы бүләкләрнең берсе-гомер. Шуңа да һәр кеше үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Шул очракта гына җәмгыятебез дә тулы, исән булыр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: