Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • 2014 елның Чүпрәле районы өчен мөһим вакыйгалары

    2014 ел Чүпрәле районы өчен сафка баскан яңа объектлар, тормышка ашырылган проектлар, киләчәккә билгеләнгән һәм инде нигезе дә булдырылган яңа планнар белән тарихка кереп кала. Төгәлләнүче елда башкарылган төзелеш эшләренең гомуми суммасы 763 млн. 733 мең сумны тәшкил итте. Шул исәптән төгәлләнгән, 2013 елда башланган һәм 2014 елда дәвам иттерелгән...

    Сәяси вакыйгалар

    Беренче тапкыр зур күләмле итеп һәм халыкның актив катнашында районда референдум узды. Авыл халкы үз авылында яшәүче, теркәлүче һәркемнән билгеләнгән суммада акча җыячакбыз дип, тавыш бирде. Әлеге чара 30 мартта узды. Килешенгән акча тупланды. Аны Татарстан Хөкүмәте, алдан вәгъдә биргәнчә, 4 тапкырга арттырып финанслады. Бу сумнар "тамчыдан күлгә әйләнеп" авыл эчендәге юлларны төзекләндерүгә тотылды.

    13 сентябрьдә сайлаулар булып үтте. Мондый сәяси чарада да чүпрәлеләр үзләренең актив гражданлык позициясендә торуларын күрсәттеләр. Бу-сайлауларда катнашу процентларының югары булуында, партияләр һәм депутатлыкка кандидатлар өчен тавыш бирүләрдә ачык чагылды. Чүпрәлеләр хакимияткә ышанычларын белдереп, иң күпчелек тавыш белән "Бердәм Россия" партиясен, шулай ук бермандатлы сайлау округы буенча да "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан күрсәтелгән кандидатны сайладылар.

    2014 елның тагын да бер истә кала торган вакыйгасы-ул "Ана" монументының булдырылуы. Әлеге монумент Чүпрәленең барлык хатын-кызларын данлап, Иске Чүпрәле үзәгендәге "Дан" аллеясында урын алды. Скульптураны ясауга райондашларыбызның һәркайсы хәйрия акцияләрендә, игелеклелек марафоннарында катнашып, үз өлешен кертте. Әлеге вакыйга Татарстан Хөкүмәте, якташлар, читтән килүчеләр тарафыннан чүпрәлеләр иң югары дәрәҗәдә, әхлаклылыкның бөек үрнәген күрсәттеләр, дигән бәя алды.

    Яңа сафка баскан, төзекләндерелгән объектлар

    2014 елда безнең районда күптөрле яңа объектлар төзелде. Иске Чүпрәле, Татар Саплыгы авылларында балалар бакчалары, Яңа Уби авылында бер түбә астына мәктәп, фельдшер-акушерлык пунктын, балалар бакчасын берләштергән бина-күпфункцияле үзәк сафка басты. Яңа Элмәле авылында да күпфункцияле үзәк файдалануга тапшырылды.

    Гадәттән тыш хәлләр службасының яңа бинасы сафка басты. Район үзәгендә "Чүпрәле" сәүдә үзәге пәйда булды. "Магнит" сәүдә челтәре эшчәнлеген башлап җибәрде. Тагын бер сәүдә комплексын төзү эшләре башланды. "Энергосбыт" службасы "өй туе"н билгеләп үтте. Күпләребез озак еллардан бирле түземсезлек белән көткән "Балалар иҗат йорты" төзелә башлады. 7 спорт мәйданчыгы ачылу да Чүпрәле балаларының иң зур шатлыгы булды. "Чыгарылыш сыйныфлар паркы"нда эшләр төгәлләнеп, ул яшьләребезнең яраткан ял итү урынына әверелде.

    "Тату өйалды", "Хәрби техника" ачык һавадагы музей комплексларын төзү эшләре башланды. "Чүпрәле" индустриаль паркы аккредитацияләнде. Анда резидентлар урын ала башлады. "Чүпрәле үзәк Җәмигъ, мәчете" төзелә башлау, "Сергий Радонежский храмы" - Чүпрәле тарихына алтын хәрефләр белән язылачак вакыйгалар.

    Район аша үтүче федераль әһәмияттәге юллар яктыртылды. "Энергетиклар", "Газовиклар", "Төзүчеләр", "Юлчылар" парк-аллеялары барлыкка килде. 5000 төпкә якын агач утыртылды.

    Кече Чынлыда ветеринария участок пункты, Чуваш Бизнәсе, Яңа Шигали авылларында фельдшер-акушерлык пункты сафка басты. Биналарның мондый төренең төзелешләре Кече Чынлыда, Убида (бу авылларда фельдшер- акушерлык пунктлары), Матак, Яңа Элмәле авылларында (ветеринария участок пунктлары) 2015 елда дәвам иттереләчәк. 2014 елда аларның нигезләрен яраклаштыру эшләре башкарылды. Сәламәтлек, ветеринария өлкәсенә караган мондый төзелешләр өчен 2014 елда 9 миллион сумнан артык финанс чыгымнары тотылган.

    Шәйморза, Уби, Каракитә, Чуваш Чүпрәлесе, Алешкин-Саплык, Яңа Чокалы авылларында урнашкан мәдәният йортларын төзекләндерүләр дә 2014 елда башкарылган эшләр буларак тарих битләренә язылачак. Культура учакларының түбәләре алмаштырылды. Шулай иттереп алар ишелүдән саклап калынды, дияргә дә була. Әлеге төзекләндерүләр гомуми күләмдә 15 миллионнан артык сумга башкарылган.

    Мәктәпләрне төзекләндерү, саклауга да елның-елында югары дәрәҗәдә әһәмият бирелә. Быел Борындык, Матак, Городище мәктәпләрен капиталь төзекләндерү Чүпрәле бюджеты өчен 27,5 миллион сумга төшкән. Иске Элмәле, Яңа Дуван мәктәпләре исә мәктәп-балалар бакчасы статусына ия булды. Аларда балалар бакчалары да урын алды. Кече Чынлы балалар бакчасында исә тагын бер өстәмә төркем өчен бүлмәләр булдырылды. Әлеге эшләргә 12 миллион сумнан артык чыгым таләп ителде.

    2015 елда капиталь төзекләндерүләр Шәйморза, Яңа Элмәле мәктәпләрендә көтелә.

    Сусыз да яшәп булмый

    Чүпрәле районының сазлыклы җирләргә урнашуы билгеле бер проблемалар да тудыра. Мәсәлән, мәктәпләрнең, биналарның подвалларына су кереп аптырата. 2014 елда ике мәктәпне мондый проблемадан коткару өчен дренажлар төзелде. Аның өчен 7 миллион сумга якын акча тотылган.

    Буштөрле, Якла елгалары ташып, шул тирәдә яшәүче халыкны бимазаламасын өчен төрле эшләр башкарыла. Плотиналар да елның-елында билгеле бер күләмдә ремонтлана. Елгалар аша күперләр төзелә, җәяүле кичүләре ясала. Городище, Зур Аксуда зур суммаларга төшеп күперләр ремонтланды.

    Халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү дә әлегә кадәр Чүпрәледә тормышка ашмаган хыял буларак яшәп килде. Әйтергә кирәк, 2014 елда бу тармакта да "боз кузгалды". 24 км. озынлыкта суүткәргеч сузылды, башкарылган эшләр - 60 миллион сумга якынлык.

    Юллар да кирәк

    2014 елда Чүпрәле районында 264 млн.689 мең сумга юл ремонтланган. Тротуарларны, урамнарны тәртиптә тоту өчен 750 мең сум күләмендә акча кулланылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: