Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле юл төзү идарәсенең 18 берәмлек техникасы юллардан карны чистартуда катнаша

Ниһаять, безнең якларга да кыш килде. Кичә башланган кар бураны төне буе да, бүген дә туктамады. Иртәнге якта халык бата- чума эшкә, балалар мәктәпкә ашыга. Метеостанция хезмәткәрләре явым- төшем 7 см чамасы гына дисәләр дә, җил котырып кар көртләрен юлларга, сукмакларга салды. Кыскасы, быел кыш карсыз гына булыр ахрысы диючеләрнең...

-Иртәнге алтыдан ук 18 берәмлек техника юллар чистартырга чыкты, кичәдә соңга кадәр эшләдек. Машиналар, тракторлар әйбәт эшли, хезмәткәрләребез алга куелган бурычны аңлыйлар,- ди юл төзү оешмасының баш инженеры Айрат Сәнатуллин.

Иске Чүпрәле авылы җирлегенә кергән торак пунктлардагы урамнарны, юлларны чистарту өчен "Фламинго" җәмгыяте җаваплы.

Реклама

- Кар чистартуда бездән биш берәмлек техника катнаша. Дөрес, моңарчы мондый күләмдә явым- төшем күзәтелмәде, шулай да хезмәткәрләребез теләсә нинди көтелмәгән хәлләргә әзер торалар. Иң мөһиме райондашлар безнең эштән канәгать булсын иде,- ди оешма башлыгы альфред Низамов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев