Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

ярминкә

1-10 октябрь Өлкәннәр декадасы кысаларында якшәмбе көнне район сәүдә итү базарында ярминкә оештырылды.

Иртәнге сәгать алтыдан башланган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә район халкына, әмма беренче чиратта, өлкәннәребезгә, яшелчә, бәрәңге, терлек һәм терлек азыгы тәкъдим ителде. Көн яңгырлы булуга да карамастан, сәүдә үзәгендә халык шактый иде. Бу көнне һәркем үзенә кирәк әйберне кышкыга дип барларга тырышты. Бәяләр дә "тешләрлек түгел". Әйтик терлек алырга теләүчеләр өчен ул килограммы 100 сумнан сатылды. Бәрәңге, кишер, суган ише яшелчәләрне теләгәннәр килограммы 12 сум сатып ала алды. Үткән елны алтын бәясенә тиң карабодай ярмасы бу көнне 40 сумга тәкъдим ителде. Шулай ук, ярминкәдә бодай, солы, арыш, арпа культуралары тулы машиналарны шактый күрергә мөмкин иде. Онны исә, капчыгын 450 сумнан ала алдылар. Ә инде камыр ризыкларын татырга теләүчеләргә район кулланучылар җәмгыяте почмагына рәхим итәргә була иде.

Сатып алынган әйберләрне кая куярга дип баш катырасы юк, бу көнне өйләргә кадәр бушлай техника белән озату оештырылды. Ярминкәдә кышкыга "запассыз" калучылар да игътибарсыз калмады, алар район халкына социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләренә үз гозерләрен яздырып куйдылар.

Көн дәвамында ярминкәгә килүчеләргә район мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең җыр-моңнары, күңелле көйләре белән күтәренке рух өстәп тордылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев