Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Яшь үсентеләр утыртылды

Үткән атнада, Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары укытучылары Людмила Одинцова җитәкчелегендә табигатебезне яшелләндерү эшенә керештеләр.

Гомуми тырышлык белән мәктәп янындагы елга буена 25 яшь каен үсентесе утыртылды. Шулай итеп, мәктәп алдында каеннар аллеясы барлыкка килде. Укучылар әлеге эшнең дәвамлы булачагына ышаныч белдереп, берничә елдан каенлыклары күңелләрнне хозурландырып, шаулап торыр диләр.

Мәктәптә шулай ук, әлеге уңайдан биология атналыгы да үткәрелде. Биредә һәр сыйныф тарафыннан табигатьне саклауга юнәлдерелгән күп төрле чаралар үткәрелде.

Әлеге чаралар һәм башка хәбәрләрне "Туган як"ның 19 октябрь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: агач утырту