Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Җәй узды, көз җитте. Балаң ял иттеме?

Җәйге чорда Чүпрәле райондагы мәктәп яшендәге балаларның 1240се  ( барлык балалар санының 60%) көндезге ял итү учреждениеләрендә, палаткалы лагерьларда, «Чайка» сәламәтләндерү-ял лагерендә, шулай ук  республиканың төрле профильле сменаларында ял иткән. Бу турыда газета корреспондентына район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов сөйләде.  

-Илсур Әхмәтсафиевич, мәктәпләрдә укулар башланды. Ә без сезнең белән балалар җәенә нәтиҗә ясыйк әле. Чүпрәле балаларының ялы быел ничек оештырылды? Гомумән, балалар укырга мәктәпне сагынып, ял итеп килдеме?

 Җәйге каникулларда балаларның 180е «Чайка» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда,, 600е - мәктәп яны лагерьларында, 200е җәйге хезмәт лагерьларында ял итте. Шулай ук, палаткалы лагерь да оештырылган иде. Анда районның 60 баласы катнашты.. Фән олимпиадаларында, фәнни конференцияләрдә, иҗади фестивальләрдә һәм спорт ярышларында җиңүчеләр һәм призерларга «Сәләт» Халыкара яшьләр мәгариф форумында ял итү мөмкинлеге бирелде. Быел форумга Чүпрәле районыннан 30 укучы барды. Яшь буынны хәрби-патриотик тәрбияләү һәм армиягә  әзерләү максатыннан «Яшь десантчы» дип аталган палатка лагерь сменалары узды. Лагерьларга барып ял итүгә өстенлекле хокуклар, билгеле, күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә бирелде. Шулай ук, быел Россия территориясендә 25 майдан соң балалар лагерена юлламалар түләүгә кэшбэк программасы кертелде: ул ата-ана кертеменең 50%ын кадәр кире кайтарырга мөмкинлек бирде. Бу мөмкинлектән районыбызның 169 гаиләсе файдаланды.

Сәламәтләндерү һәм тәрбия эше план буенча алып барылды. Чаралар үткәрүнең төрле форматлары сайланды: квестлар, мастер-класслар, интеллектуаль уеннар оештырылды. Бу балалар һәм яшүсмерләрнең белем дәрәҗәсен тикшерү һәм арттыру ысулы.

-Быелгы ел Татарстанда “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” буларак та уза. Балалар ялын оештыруда бу чагылыш таптымы?

 Һәр лагерьдагы үткәрелә торган чараларның күбесе “Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы”н үз эченә алып оештырылды. Шундыйлардан «Халык биюләрен биибез» дигән бию чарасын, «Туган телем – иркә гөлем» дип аталган әдәби-музыкаль кичәләрне, балаларны төрле халык, бигрәк тә безнең территориядә яшәүче татар, чуваш, үзбәк уеннары белән таныштырулар, ү.б.ларны атар идем.

Гомумән, «Чайка» сәламәтләндерү-ял лагерендә беренче смена смена - "Җәй-ул кечкенә тормыш" дип аталып, ул “Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы”на багышланган иде. Программаның максаты төрле яшьтәге һәм төрле милләт балалары арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлтелгән иде. Һәм, билгеле һәр смена төрле исем астында оештырылып балаларда гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләүне, аларны спортка тартуны, юл үәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтүне, экологик, интеллектуаль-танып-белү, рухи-әхлакый һәм иҗади тәрбия бирүне күздә тотты.

-“Чайка”да республика сменасы да оештырылачак дигән идегез. Анда кайсы районнардан балалар килде?

Әйе, ел саен бездә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе тарафыннан аз тәэмин ителгән, күп балалы, тулы булмаган, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр өчен «Галактика балалары» дигән палаталы лагерьның республика сменасы үткәрелә. Әлеге категория гаиләләрдән 50 бала 19 августтан 25 августка кадәр “Чайка”да ял итте. Алар өчен лагерь программасында наркомания, тәмәке тарту, эчкечелек һәм җинаятьчелек кебек проблемаларны кисәтү буенча уен формасында тематик дәресләр үткәрелде.

 Өч ай дәвамында балалар белән актив эш алып барылган, димәк...

Әйе, һәм менә инде балаларыбызны мәктәпләребездә каршы алдык. Сау-сәламәт, зур уңышлар белән 2021-2022 уку елын төгәлләргә дә насыйп булсын!

-Без дә шул теләкләрдә калабыз. Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Илсур Әхмәтсафиевич.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев