Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Ульяновскида якташыбыз Илмас Нуртдинов истәлегенә мемориаль такта куйдылар

Агымдагы елның июль аеннан Чүпрәле районы хәрби хәрәкәтләр ветераннарының иҗтимагый оешмасы Әфганстанда һәм Чечнядагы  сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган хәрбиләрнең  йортларында мемориаль такталар куюны оештырды.

Чечен Республикасындагы хәрби хәрәкәтләр вакытынды батырларча һәлак булган милиция старшинасы, якташыбыз Илмас Гаделша улы Нуртдиновны искә алдылар.

Митинг Ульяновск шәһәренең Тимер юл районында ул яшәгән йортта узды. Чара кысаларында  "Бу йортта Чечен кампаниясе ветераны Илмас Адельша улы Нуртдинов (1968-2000) яшәде" дигән язулы мемориал такта урнаштырылды.

Искәртеп үтәбез, агымдагы елның июль аеннан Чүпрәле районы хәрби хәрәкәтләр ветераннарының иҗтимагый оешмасы Әфганстанда һәм Чечнядагы  сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган хәрбиләрнең  йортларында мемориаль такталар куюны оештырды. Шуларның берсеИлмас Нуртдинов. Ул –Татар Шатрашаны авылыннан. Биредә аның әти-әнисе туган, аннан алар Ульяновск өлкәсенә күченеп китеп, шунда яши башлыйлар.Нуртдиновлар гаиләсендә биш ир-бала үсә. Бүгенге көндә аларның өчесе исән, Илмас–гаиләдә төпчек бала була.

Илмас Нуртдинов Ульяновск шәһәренең эчке эшләр идарәсендә эшләгән. 1999 елның 15 декабрендә ул Чечен Республикасының Шалин районы эчке эшләр бүлегенең милиционер-шоферы итеп билгеләнә.

2000 елның 7 январенда Чечен Республикасының Шалин районы Герменчук торак пунктының торба заводында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны тоткынлыкка алалар. Аларны азат итү буенча махсус операция төркеме составында якташыбыз Илмас Нуртдинов та була.

Милиция  старшинасы Илмас Нуртдинов батырлык күрсәтеп һәм хезмәт бурычына тугры калып, сугышчыларны эвакуацияләүдә актив катнаша, ләкин үзе һәлак була. РФ Президенты Указы белән ул Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Илмас Нуртдиновны искә алырга Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Ульяновск шәһәренең Тимер юл районы башлыгы, шәһәр башлыгы урынбасары Алексей Онищенко, Чүпрәле районыннан сугыш хәрәкәтләре, чик сакчылары хәрби- ветераннар, яшь армиячеләр, Илмас Нуртдиновның гаиләсе  һәм якыннары җыелды.

–Бүгенге чара, ул– илебез азатлыгына һәм бөеклегенә зур өлеш керткән һәм моның өчен үз гомере белән “түләгән” шәхеснең хәтер билгесе. Илмас Нуртдинов –Татарстанда туган, Ульяновск шәһәрендә эчке эшләр органнарында эшләгән һәм Төньяк Кавказда һәлак булган. Күрше төбәкләрдә яшәп, хезмәт итүче якташларын олылаган һәм хөрмәтләгән чүпрәлеләргә, район җитәкчелегенә олы рәхмәт. Инициатива күрсәтеп, килдегез, чараны оештырыдыгыз, бу бүгенге көн өчен аеруча символик вакыйга. Киләчәктә дә бердәм булып, Ватан алдындагы куелган бурычларны бергәләп башкарырга булсын, - дип билгеләп үтте Алексей Онищенко.

Район башлыгы Марат Гафаров билгеләп үткәнчә, чүпрәлеләр каһарман якташлары белән горурлана.

–Бу безнең хәтеребез һәм ул буыннан-буынга тапшырылырга тиеш. Без тыныч тормышыбыз өчен башларын салган геройларыбызны һәрвакыт истә тотачакбыз. Мәңгелек дан һәм хәтер! - диде Марат Ринат улы.

Әфган сугышы ветераны, чик сакчысы хәрбие Альберт Сөләйманов сүзләренә караганда, бүгенге көндә  хәрби хәрәкәтләрдә катнашып, һәлак булучыларның йортларында 10 мемориаль такта урнаштырылган, аларның икесе Ульяновск өлкәсендә. Бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк. Хәрби акция  «Ватан һәм калкан» иҗтимагый оешмасы, Чүпрәле районы хәрби хәрәкәтләр ветераннарының иҗтимагый оешмасы, чик буе гаскәрләре хәрбиләре тарафыннан, район җитәкчелеге теләктәшлеге һәм ярдәме белән тормышка ашырыла.

Гаиләсе һәм якыннары якташыбызның истәлеген мәңгеләштерү чарасын оештырганнары өчен олы рәхмәт сүзләрен Илмас Нуртдиновның улы Дамир  белдерде. Мемориаль тактаны урнаштыру һәм ачу тантанасыннан соң чәчәкләр куелды, бер минут тынлык игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев