Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Төгәлсезлекләргә юл куелмасын

Күптән түгел Чүпрәле муниципаль районы башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору буенча комиссиянең утырышы булып үтте.

Утырышта районның мөлкәти һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Әлфир Закировның "Чүпрәле муниципаль районы гражданнарына торак төзелеше һәм коммерция структуралары биналары өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирү тәртибе турында"гы информациясе тыңлап тикшерелде.

Комиссия каравына Городище һәм Марс авыл җирлекләрендә коррупциягә каршы тору буенча эшнең куелышын тикшерү дә кертелгән иде. Әлеге мәсьәлә буенча авыл җирлекләре башлыклары Сергей Салифанов, Фәрит Мифтахов чыгыш ясады.

Реклама

Комиссия әгъзалары, утырышка чакырылган җитәкчеләр алдында чыгыш ясап, район прокуроры Алмаз Әхмәтшин коррупция белән көрәштә закон куллану процессында еш килеп туа торган проблемалы сорауларга тукталды һәм аларга аңлатма бирде. Аерым алганда, муниципаль җирләрне һәм мөлкәтне арендага биргән вакыттагы төгәлсезлекләрне, авыл җирлекләре башлыклары тарафыннан коррупциягә каршы көрәш кысаларында кабул иткән хокукый-норматив актларның тулысынча үтәлмәвен ассызыклады ул. Шулай ук коррупцион хокук бозулар өчен җаваплылыкка китерә торган закон актлары белән дә таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коррупциягә каршы