Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Теорияне практика белән бәйләп

8 ноябрь көнне "Шәйморза" җәмгыятендә район хуҗалыклары, агрофирма филиаллары җитәкчеләре, зоотехниклары, ветеринария, терлекләрне ясалма орлыкландыру белгечләре катнашында семинар-уку үткәрелде. Семинарның беренче-теоретик өлеше авыл мәдәният йортында башланды. Семинар-укуда "Оллтек" компаниясе консультантлары Наил Махианов һәм Руслан Тимергалиев та катнаштылар.

Семинар эшен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Исламетдин Низамов ачып, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре алдында торган бурычларга, терлекчелек өлкәсендәге проблемаларга тукталды.

Руслан Тимергалиев үз чыгышында малларны дөрес балансланган рацион нигезендә ашату һәм үз компанияләре тарафыннан җитештерелгән азык өстәмәләренә, теге яки бу авыруны профилактикалауда яисә дәвалауда кулланылучы препаратларга тукталды. Үз чыгышында ул, шулай ук, микотоксиннар (күгәрек гөмбәчекләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән продуктлар) белән бәйле проблемаларга да тукталды. Әлеге проблемалар белән көрәштә Микосорб препараты иң уңышлы буларак тәкъдим ителде. Яшь бозаулар өчен исә эч китүне профилактикалаучы һәм шул ук вакытта дәвалаучы Биомост препараты уңай нәтиҗә бирә. Селен терлекләр организмы өчен кирәкле булган матдәләрнең берсе булып тора һәм ул Е витаминының төп ярдәмчесе дә. Сел-Плекс препараты малларның рационында селенга дефицит булганда кулланыла. Малларның протеинга булган ихтыяҗын исә Оптиген препараты ярдәмендә тулыландырып була. Алда санап үтелгән препаратлар Балтач, Кукмара, Саба районнары хуҗалыкларында инде берничә елдан бирле уңышлы кулланыла һәм шуның нәтиҗәсе буларак терлекчелектә уңышлары да зур.

Семинарның икенче өлеше товарлыклы-сөтчелек фермасының бозаулату, симертү һәм яшь бозаулар асрау бүлекләрендә үтте. Биредә төп игътибар маллардан продукция җитештерүдә дөрес баланслап ашатуның роле зур булуга, яшь бозауларның сакланышына юнәлтелгән иде һәм теоретик белемнәр практикада ныгытылды.

Семинар эшенә йомгак ясап, Исламетдин Низамов бүген иске алымнарга таянып кына яшәп булмавын, яңача фикерләп, базар шартларына яраклашып яшәү кирәклеген ассызыклады.

-Бары тик шул очракта гына без терлекчелек тармагын саклап, мул продукция алуга өметләнә алачакбыз,-диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы