Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Татарстанда 316 меңнән артык кеше электрон хезмәт кенәгәсен сайлады

Электрон хезмәт кенәгәләре 2020 елда кулланышка кертелә.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе   хәбәр иткәнчә, Халыкара социаль тәэмин итү оешмасы (МАСО) Россия Пенсия фондын «Электрон хезмәт кенәгәсе» проекты өчен Мактау грамотасы белән бүләкләде. Бүләкләү тантанасы май башында социаль өлкәдә алдынгы тәҗрибәләр халыкара конкурсы кысаларында узды.

Электрон хезмәт кенәгәсе хезмәткәрләргә дә, эш бирүчеләр өчен  дә уңайлы булган цифрлы инструментны куллануда гади бер корал булып тора. Беренчедән, ул һөнәри эшчәнлек турындагы мәгълүматлар белән даими танышып барырга мөмкинлек бирә һәм мәгълүматның югары дәрәҗәдә куркынычсызлыгын тәэмин итә. Эш бирүчеләрне электрон кенәгә кадрлар исәбенең искергән формаларыннан һәм моның белән бәйле чыгымнардан арындыра.

Электрон хезмәт кенәгәләре 2020 елда кулланышка кертелә. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 316 меңнән артык кеше, кәгазь варианттан баш тартып, электрон хезмәт кенәгәсен сайлады.

Халыкара социаль тәэминат оешмасының алдынгы практикалары конкурсы әйдәп баручы милли оешмаларның һәм илләрнең социаль сәясәтне гамәлгә ашыруда иң яхшы тәҗрибәләрен билгеләп үтү максатында 2008 елдан бирле уздырыла. Бүләкне  халыкара жюри тапшыра, ә бүләккә  лаек дип табылган заявкалар иң яхшы тәҗрибәләр реестрында  урнаштырыла, анда актуаль социаль мәсьәләләрне хәл итүдә инновацион алымнар ачык күренә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2019 елда Пенсия фонды  актуар эшчәнлек усешен жәелдергән өчен  шулай  ук халыкара конкурс бүләгенә  лаек булган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев