Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Тапшырылганнарны үтәп, үтәтеп...

Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе коллегиясендә Чүпрәле районы приставларының эше уңай бәяләнде. Әлеге уңайдан район приставлары башлыгы Ирек Хәлимовка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

-Ирек Диһаншевич, узган ел суд приставлары федераль хезмәтенең ТР Идарәсе структур бүлекләренә суд карарларын үтәтү өчен гомуми суммасы 80 миллиард (!) сумнан артык булган 1 млн 100 мең чамасы эш тапшырылган. Суд приставлары тарафыннан шуларның 680 меңнән артыгы үтәлгән. Безнең районда ул күрсәткеч нинди?

-Үткән ел дәвамында безнең бүлектә 244 млн. 378 мең сумны тәшкил иткән 12 279 эш бар иде. Шуларның 1446сы салымнар һәм җыемнар буенча, 2698-е дәүләт пошлиналары буенча, 7274е административ хокук бозган өчен билгеләнгән штрафлар һәм калган өлеше Россия Пенсия фонды файдасына иминиятләштерү взнослары буенча иде. Гомуми суммасы 171551000 сумны тәшкил иткән 10004 эш гамәлгә ашырылды. Суд карарларын үтәтү өчен приставларга тапшырылган эшләрнең фактик үтәлеш дәрәҗәсе уртача республика буенча 68,6 процент булса, бездә ул 78,3 процентны тәшкил итте. Бу 2010 елга караганда шактый артык. 2011 елда суд карарларын үтәтү буенча аена йөздән артык эш карауга алынган.

Социаль әһәмияттәге бурычларны кайтарту безнең эшчәнлектә иң мөһим проблемалардан санала. Хезмәт хакы бурычларын реаль түләтү дәрәҗәсе, мәсәлән, узган ел 7 процентка артты. Производствога алынган һәм гомуми суммасы 1 миллион сумнан арткан 47 эш үтәлде. Элек еллардагы кебек үк, алиментлар буенча бурычларны түләтүгә аерым игътибар бирдек. Закон таләпләрен үтәмәүче затлар административ җәзага тартыла. Эшләмәүче бурычлылар мәшгульлек үзәгенә җибәрелә. Узган ел алимент буенча бурычлары җыелган 14 граждан шул юл белән эшкә урнаштырылды. Монысы безнең хезмәттә яңа алым.

-Салым түләмәүчеләр белән эш ничегрәк тора?

-Вакытында түләнмәгән салымнар буенча Федераль салым хезмәтенең Яшел Үзәндәге 8 номерлы территориаль бүлеге белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Нәтиҗәдә, узган ел төрле бюджетларга 100 миллионга якын акча кайтарылды. Киләчәктә дә без салым буенча бурычлыларның мөлкәтенә арест салуга һәм аны вакытында реализацияләүгә контрольне көчәйтергә тиеш булабыз. Узган елда гына да безнең бүлек тарафыннан бурычлыларның милкенә 700 мең сумлык 14 арест салынды.

-Штрафлар турында ни әйтер идегез?

-Штраф ул бюджетка кайтарыла торган түләүләрнең бер төре. 2011 елда без түләттергән барлык штраф күләме 150 мең сум чамасы булды. Пенсия фондына булган бурычларга килгәндә, узган ел шуңа кагылышлы 57 материал каралды һәм 14 миллион сумга якын акча кайтарылды. 2011 елда Федераль иминлек хезмәтенең Чик буе хезмәтенә гомуми бурычлары 12 миллион сумнан арткан затларга кагылышлы 18 карар юлланды.

Сүз уңаенда, кредит оешмаларына булган бурычлар турында да әйтми мөмкин түгел. Үткән ел безгә гомуми суммасы 8 миллион 500 мең сумлык шундый 34 эш алынды.

-Суд эшчәнлегенең иминлеген тәэмин итү дә приставларга йөкләнгән. Аны ничегрәк башкарасыз?

-Узган ел республика буенча суд утырышларына тыелган предметлар, корал алып керергә маташуның 383 очрагы теркәлгән. Шуларның 9ын ату коралы, 7сен газ һәм травматик корал, 78ен салкын корал һәм 4сен электр тогы белән куркыту жиһазлары тәшкил иткән. Әгәр алар кулланылган булса, суд утырышы вакытында нәрсә килеп чыккан булыр иде һәм бу хәл җәмгыятьтә нинди ризасызлык тудырыр иде. Дөрес, безнең районда коралга бәйле очрак булмады, ә шулай да тыелган әйберләр алып керергә тырышуның 12 факты теркәлде. Аларның 8енә карата административ протокол язылды, берсенә карата көч кулланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пристав