Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Тагын коңгыз...

Элек елларда без колорадо коңгызы турында ишеткәнебез дә юк идек. Авыл кешесе аңа күнегеп бетте кебек, төрле алымнар кулланып көрәшә. Күптән түгел "Россельхознадзор" идарәсе белгечләре Россия территориясенә яңа корткыч- диабротика дип аталган куркыныч коңгыз үтеп керде дип чаң сукты.

Диабротика-кукуруз культурасына бик зур зыян китерүче корткыч икән. Коңгызның личинкалары башта кукурузның тамырларын зарарлый, үсеп җитеп коңгызга әйләнгәч, үсемлекнең яфрак һәм чәкәнен кимерергә керешә. Нәтиҗәдә, кукуруз чәкәннәре орлык бирер дәрәҗәдә үсеп җитлегә алмый.

"Советлар Союзы вакытында орлык белән үзебезне үзебез тәэмин итә идек. Хәзер читтән сатып алабыз, шуңа күрә төрле корткычлар үтеп керү куркынычы да артты. Моннан берничә ел элек АКШ безгә 10 мең тонна кукуруз орлыгы бүләк итте. Бүләккә кушып "орлыкны илнең көньяк өлешенә чәчәргә" дигән күрсәтмә дә бар иде. Лаборатор анализ орлыкларның бездә булмаган берничә төрле чир белән зарарланганын күрсәткәч, аны илнең төньягында чәчәргә дигән карар чыгардык. Чөнки анда корткычларның үрчү мөмкинлеге түбәнрәк. Бу хакта белгәч, Америка илчелегендә ничек "котырганнарын" белсәгез иде",-диде бу уңайдан "Россельхознадзор"ның җирне контрольдә тоту идарәсе җитәкчесе Владимир Попович. "Россельхознадзор" идарәсе белгечләре әйтүенчә, диабротикага каршы бик көчле пестицидлар ярдәмендә генә көрәшеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коңгыз